Мөмкинлекләре чикле балалар өчен бакчаларда махсус программа эшли
Районыбызда мөмкинлекләре чикле балалар шактый, алар белән бакчада махсус юнәлештә – инклюзив белем бирү юнәлешендә эшлиләр.
Инклюзив белем бирү ул – гомуми белем бирүдә инвалид һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның социумга тартым булырга тиеш икәнне аңлауга нигезләнгән практика. Гадирәк итеп әйткәндә – инвалид балалар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар җәмгыятьтә, балалар коллективында үсеш алырга һәм тәрбияләнергә тиеш. Мондый мөмкинчелекне балалар үсешенә һәм тәрбияләүгә бөтен шартлары булган “Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасы” да бирә. Бакчада пандуслар, инвалидлар өчен бәдрәфләр,җылы идәннәр, иркен якты бүлмәләр белән уңайлы мөхит тудырылган. Сенсорлы такта, проектор, телевизор, компьютер, ноутбук кебек заманча информацион компьютер технологияләре бар. Болар барысы бергә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны да бакчага кабул итү мөмкинлеген бирәләр. Бакча уңайлы тирәлек белән генә түгел, ә педагогик эшчеләр штатында физик культура буенча инструктор, музыка җитәкчесе, логопед, инглиз һәм рус телләреннән лингвист – белгечләр, медицина хезмәткәре кебек тар профиль белгечләре булуы белән дә аерылып тора. Бу һәр бала белән индивидуаль тәрбияви эш алып барырга мөмкинчелек бирә. Балалар бакчасының һәр үсеш группасында да физик мөмкинлекләре чикләнгән бала бар. Тәрбия һәм белем бирү программасы әлеге балаларны исәпкә алып җайлаштырылган. Шуның өчен балалар төркемнәрдә үзләрен җиңел тоялар, тиз адаптацияләнәләр. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар башка балалар белән беррәттән биремнәрне үтәргә омтылалар. Бу аларның эшчәнлекләрен стимуллаштыра һәм социумга кереп китәргә булыша. Балалар үзләренең “гадәти булмауларын” сизмиләр, җиңел аралашалар, бу аларга позитив рәвештә үсеш алырга мөмкинчелек бирә.
Безнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә компетентлы тәрбиячеләр эшли. Аларның һәрберсе төркемнәрдә мәхәббәт белән тулы гаилә мохите тудыра. Балалар дуслык, үзара аңлашу, үзара ярдәмләшу мөхитендә тәрбияләнәләр. Ә боларның барысына да ирешергә педагогларның һәм әти – әниләрнең үз куллары белән җитештергән уеннары ярдәм итә. Әти – әниләр һәм педагогларның үзара эшчәнлеге тәрбияви процесста зур роль уйный. Чөнки өйрәнгән материалны өйдә ныгытмасалар, балалар үсешендә без һәр уку елы азагында күрә торган уңай динамика булмас иде. Уку-укыту эшенә җәлеп ителеп, әти-әниләр балалар белән берлектә кул эшләре, күрсәтмә әсбаплар, дидактик уеннар ясыйлар. Әлеге әйберләрне тәрбиячеләр үзләренең эшчәнлекләрендә кулланалар.
Без мәктәпкәчә яшь турында сөйләшәбез. Андый балаларның төп эшчәнлеге ул – уен. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүдә һәм аларга белем бирүдә уенның роле гаять зур. Бакчада физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән махсус эшләү өчен тудырылган уеннарны тәкъдим итәбез. “Сихри банкалар”, “ Күңелле бармакчыклар”, “Хайваннарны ашат”, “Төсле роликлар”, “Гаҗәп бияләйләр”, “Салават күпере”, “Могҗизалы агач” дигән уеннар тәкъдим ителә.
Гөлнара Нотфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев