Хезмәт

Нөнәгәр урта мәктәбендә, декабрь азагында, төбәкара “Туган җир” экологик форумы үтте

Урамнан барганда чүп-чарыңны теләсә кайда ташлап калдыру – бу инде табигатьне саклауга керми.

Нөнәгәр урта мәктәбендә декабрь азагында төбәкара “Туган җир” экологик форумы үтүен хәбәр иткән идек инде. Әлеге форумга Балтач, Арча, Саба, Киров өлкәсе мәктәпләреннән укучылар җыйналды. Килгән мәртәбәле кунакларның күплеге дә аның әһәмияте турында искәртә. Район башлыгы Рамил НОТФУЛЛИН, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрының урынбасары, ТР Табигатьне саклау дәүләт баш инспекторы Фаяз ШАКИРОВ, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә ЛАТЫШ, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторы Мансур ИБРАҺИМОВ, биологик ресурслар буенча ТРның Дәүләт комитеты белгече Рамил ХАҖИЕВ, Арча урман хуҗалыгы мастеры, “Татарстан Республикасының атказанган урманчысы” Марсель НИЗАМЕТДИНОВ, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия ШАГАЕВА, “Кызыл юл” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд ХӘЙРУЛЛИН, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред ӘХМӘТХАНОВЛАР мәктәптә шушы юнәлештә бирелә торган эшчәнлек: белем һәм тәрбия юнәлешләре белән таныштылар, укучылар каршында чыгыш ясадылар, форумда катнашучыларның хезмәтләренә бәя бирделәр, бүләкләр тапшырдылар. Мәктәп директоры Айрат СӨЛӘЙМАНОВ, капиталь ремонттан соң яңарган, матурланган, күптөрле уңайлыклар булдырылган мәктәп, шушы форум уңаеннан оештырылган күргәзмә белән таныштыргач, килгән кунаклар соклануларын яшермәделәр. Заманча мәктәптә заманча белем бирелергә, һәр яктан гүзәл шәхесләр тәрбияләнергә тиеш – әлеге чараның бу яктан караганда да әһәмияте, мөһимлеге бәхәссез.

ҺӘР СҮЗЛӘРЕ УЙЛАНДЫРА

– Табигать кешене һәрьяклап тәрбияләү көченә ия. Гүзәл хисләр үзләренең тамырлары белән балачакка тоташырга тиеш, ә яхшылык, ягымлылык әйләнә- тирәдәге матурлык турында кайгыртканда туа, табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы. Бу турыда дәүләт законы бар. “Туган җирнең табигатен саклау, табигый байлыклардан дөрес файдалану һәр кеше өчен мәҗбүри,” – дип язылган анда, – экология турында сөйләшү әнә шундый күңелгә үтеп керә торган сүзләр белән башланды. Әлеге сүзләрнең балалар авызыннан ишетелүе икеләтә тәэсирле иде. Ихластан ышанып, үз күңелләреннән үткәреп әйтелгән әлеге тирән мәгънәле сүзләрне лирик рухтагы нәфис сүз алыштырды:

“Минем бабам табигатьне

                        яттан белгән.

Серләшкән ул гөлләр белән

                       – гөл телендә,

Күлләр белән –

                       күл телендә –

Үз телендә.

Минем бабам табигатьне

                        яттан белгән.

Сөйләшкән ул җилләр белән

                      – җил телендә..

Туфрак белән –

                      җир телендә –

Үз телендә.

Минем бабам табигатьне

                        яттан белгән.

Аңлашкан ул күкләр белән –

                          күк телендә

Кошлар белән –

                      кош телендә –

Үз телендә.

Алып баручыларның фикерен дәвам итеп, геологлар футболкасыннан чыгыш ясаучы Нөнәгәр укучылары, әнә, нәрсә ди. Аларның һәр әйткән сүзе, фикере безнең барыбызны да уйландыра торган.

– Тирә-ягыбыз, туган җир – яшел бишегебез, сулар һавабыз, эчәр суларыбыз һәркемгә якын. Туган табигатебез үзенең байлыклары белән кешегә хезмәт итә. Кайбер язучылар җирне, табигатьне ана белән тиңлиләр: Җир- Ана, Табигать-Ана. Ә кешеләр – Җирнең балалары.

– Туган як, туган җир. Әти-әни кебек үк бик тә якын һәм кадерле бу сүзләр. Кеше үзенең туган төбәге белән горурланганда, иң элек, аның табигате, уңган-булган кешеләре турында сөйләргә ярата. Бу чыннан да шулай. Һәр кешегә үзенең туган ягының табигате иң матуры, иң гүзәле булып тоела. Безнең һәрберебез өчен дә туган ягы бик якын, газиз. Әйе, элек-электән кешеләр табигатькә тартылган, аның белән гармониядә яшәгән. Сер түгел, бүгенге көндә урман безнең һәм өлкәннәрнең ярдәменә мохтаҗ. Урманга килеп, ял итүчеләрнең саксызлыгы нәтиҗәсендә, янгыннар чыгу очраклары елдан-ел ешая. Атналар, айлар буе барган янгыннарда меңнәрчә гектар урманнар янып бетә. Табигать бәла-казалары да урманнарны читләтеп үтми. Соңгы елларда булган корылыклар нәтиҗәсендә урманнарыбыз корыды һәм агачларда төрле авырулар китереп чыгарды. Шунлыктан хәзер күпләп ылыслы агачларны кисәләр. Агачларны кискән урында тиз генә үсемлекләр үсми. Бу тирәдә яшәүче хайваннар читкә китәләр яки бөтенләй үлеп бетәләр. Кошлар да үзләренә оя кора алмыйлар.

– Көн саен диярлек калкып чыккан завод-фабрикалар гына да табигатькә никадәрле зыян сала. Алардан күтәрелгән төтен һаваны зарарлый. Атмосфераны пычратучы төп сәбәпләр – табигый ягулык яндыру һәм металл җитештерү. Мичләрдән, автомобиль торбаларыннан чыккан газлар составындагы зарарлы матдәләр һавага эләгә. Алар арасында үтә начары – күкерт ангидриды. Ул хлорофиллны тарката, серкә бөртегенең үсүен туктата, ылысларны корыта.

– Һавада углекислый газның күләме елдан-ел арта һәм соңгы 100 ел эчендә 10 процентка зурайды.

–Ә без, авыл балалары, кешелек өчен суның никадәр зур роль уйнавын аңлыйбыз. Елгаларга һәм күлләргә туфрактан яңгыр сулары юган минераль ашламалар – нитратлар һәм фосфатлар керә. Сулыкларга төрле агулы химикатлар – авыл хуҗалыгында корткычларга каршы куллана торган пестицидлар да эләгә. Бу судагы тереклекнең агулануына һәм күпләп үлүенә китерә. Галимнәр исәпләгән: һәр ел саен сулыкларга шулкадәр күп агулы матдәләр эләгә, алар белән 10 мең товар поездын тутырып булыр иде! Чишмәләребез дә кибеп, корып бара. Аларны чистартырга теләүчеләр көннән-көн сирәгәя. Ә үзебез эчәргә яраклы суның күләме елдан-ел кими дип чаң суккан булабыз. Болай дәвам итсә, берничә дистә елдан соң бөтенләй сусыз калмабызмы?

–Татарстан Республикасының Кызыл китабына 32 төр имезүче, 85 төр кош, 4 төр сөйрәлүче, 2 төр амфибия, 9 төр балык, 1 төр керфекле суалчан, 3 төр кысласыманнар, 3 төр үрмәкүчләр, 100 төр бөҗәк, 8 төр суүсем, 12 төр лишайник, 10 төр мүк, 211 төр югары тамырлы үсемлек һәм 29 төр гөмбәнең таралышы, саны, экологиясе турында мәгълүмат тупланган. Димәк, менә никадәр үсемлек һәм хайван саклауга мохтаҗ һәм безнең һәрберебез табигатьне саклауга үзеннән кечкенә генә булса да үзеннән өлеш кертергә тиеш.

– Табигатьне сакларга кирәк, дип күп сөйлиләр. Әмма һәр кеше үзенең кылган эш-гамәлләре белән табигатьне саклауга өлеш кертергә тиеш. Урамнан барганда чүп-чарыңны теләсә кайда ташлап калдыру – бу инде табигатьне саклауга керми. Табигать кочагына ял итәргә чыккач, үз артыңнан җыештырып китмәү шулай ук әйләнә-тирәгә мәхәббәт турында сөйләми. Боларны кечкенәдән аңлап үсәргә кирәк.

–Планетабызның киләчәге бары тик үзебезнең кулларыбызда. Уйлап карагыз әле, без Җир – Анабызны саклап калу өчен глобаль мәсьәләләрне чишә алмасак та, моның өчен үз өлешебезне кертә алабыз бит. Ә менә нинди юл белән?

Бу куелган сорауга җавапны алар бергәләп, форумның секцияләр эшендә эзләделәр, үзләренең белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәттеләр.

Дәвамы "Хезмәт" газетасының 1нче санында.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: