Хезмәт

Нәниләр дә Тукайны искә алды... (+фото)

Балтач бистәсенең икенче номерлы балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм иртәсе булып узды.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бөек шагыйребез Габдулла Тукайның кызыклы шигырьләрен, серле әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Иртә матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Балалар бакчасының нәни тамашачылары Су анасы, Шүрәле әкиятләренең сихри илендә сәяхәттә булдылар. Бәйрәм иртәсеннән фото мизгелләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.



Авторлар: Габдрахманова Г.И., Усманова А.В.

Фото: Камалиева Г.М.

Реклама
Теги: Тукай
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: