«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» -- моны район укытучылары яхшы белә(+ бик күп фото)
"Барыгызга да күңел чисталыгы, сафлыгы, матурлыгы телибез. Без җиңелдек — күңелегез булсын!”
Сер түгел
Сер түгел, җәмгыятебез әхлак нормаларыннан калышып кына калмый, читләшә үк тә башлады бугай инде. Сүгенү катыш җикеренүләр, чебеннән фил ясаулар, әхлакый сыйфатларга ия булганнарны мәсхәрәләү, гаебең бармы-юкмы, юктан бар ясап, коллектив белән бергә йөз чөерү (әйтергә, язарга да оят бу түбәнчелекле юлларны) – бозыла барган җәмгыятьтә бала ничек формалашырга тиеш соң да, укытучы аны ничек дөрес юлдан тайпылдырмый алга алып барырга бурычлы? Кулына бер китап та алып укып карамаган, матур әдәбиятның ни икәнлеген дә белмәгән, ә шулай да үз сүзен китап итеп йөрткән бер мәгънәсез сүз ияләре күбәеп бара. Әле тора-бара җәмгыять үзе үк укытучы халкына явызлыктан-бозыклыктан сакланырга ярдәм итегезче дигәндәй кул сузып ялвармагае... А. Макаренконың да китабы ярдәмгә килмәгәе... Бу көннәрдә ул китапны янә кулга алдылар...
" Без мәктәпләрдә күпләп китап укуны гадәткә керттек, бер елга 50ләп китап укуны максат итеп куйдык"
...«Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенын укытучылар тиз тотты. Һәр мәктәп үз командасын булдырды да, башта мәктәпләрдә, аннан зоналап уйнадылар. Һәм менә ниһаять, район үзәк китапханәсенә иң көчле командалар гына җыйналып, уенга нокта куйдылар. Уен Антон Макаренконың «Педагогик поэма»сы дигән әсәренә нигезләнеп алып барылды. Кайберәүләрдә “Кем ул Макаренко?» дигән сорау туарга мөмкин, тумаска да мөмкин, чөнки мәктәп елларында дәрестән тыш укуда бар иде дип хәтерлим, такта алдына чыгарып сөйләткәннәре истә. Макаренко – ул педагог, тарих укытучысы. Бик көчле, даһи педагог. Ул үзенең бар тормышын, эшчәнлеген җинаятьчедән кеше тәрбияләүгә багышлаган. Рәсәйнең балигъ булмаган балалар тәрбияләү колонияләренең берсен җитәкли. Балага рәхимлелек орлыкларын хезмәт тәрбиясе аша сеңдереп булганлыгын раслый, авырлыкларны коллектив белән бергә эш иткәндә җиңеп булганлыгын исбатлый. Һәм менә безнең укытучыларыбыз әлеге китапны уенга тотынганчы укып чыга. Җиңел һәм тиз генә укылышлы китап түгел, әлбәттә, әмма андагы вакыйгалар чишелеше, совет заманының тәрбияви алымнары хәзер дә ярап куя. Каян килеп мәгариф идарәсе шушындый уен оештырырга булган да, ни өчен Макаренконы алганнар соң? Юкса, хисчән темаларга язылган матур әдәби әсәрләр азмыни?!
– Без мәктәпләрдә күпләп китап укуны гадәткә керттек, бер елга 50ләп китап укуны максат итеп куйдык, – дип сөйли мәгариф идарәсе җитәкчесе, үзе үк тә әлеге уенны оештыручы, сорауларын әзерләүдә катнашучы һәм дә алып баручы Алия Шагаева.– Үзегез үк күреп торасыз, әхлаксызлык басты дөньяны. Әгәр кеше китап укыса, аның күңелендә мәрхәмәтлелеккә, яхшылыкка урын кала. Китап бит ул начарлыкка өйрәтми. Яхшылыкның гел дә җиңәчәген, явызлыкның җиңеләчәген искәртә. Китап укыган саен яңа дөнья ачыла бара. Акыл ияләренең сүзләре генә дә үзе ни тора. Интернет челтәрләрендә һаман да гел бер сүздән торган теләкләр йөри. Хәерле иртәдән башлана, шулай кичкә кадәр. Тапталган, ташландык сүзләр, күбесендә бер мәгънә дә юк. Марафонны куәтләп, укыган китабыбыз буенча «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» дигән интеллектуаль уен да оештырырга булдык. 21 мәктәп катнашты. Төрле мәктәпләрдә узды, һәрберсе дә концерт номерлары белән. Хәзерлекле каршыладылар. Ни өчен Макаренко, дисезме? Чыннан да, хәзерге җәмгыятьтә Макаренконы янәдән бер укып чыгу бер генә укытучыга да зыянга булмады. Алар һәрберсе үзләренә нәрсә дә булса алдылар, акыл ягыннан тагын да ныграк камилләштеләр. Укытучың акыллы булса, балалар да акыллы була бит.
Кемдер җиңде, кемдер җиңелде
Уен бик кызык барды. Җиңүчесе дә, җиңелүчесе дә булды. Сораулар бик авыр, буталчык булса да, җаваплары җиңел иде, әмма ул җавапны әйткәнче күпме фикерләшергә, җавабыңның дөреслегенә инанырга туры килде. Смәел урта мәктәбенең укытучылар командасы бик сокландырды, белем дәрьясының тирәнлеген йөзләрендәге нур балкышыннан ук тоемлыйсың.
– Студент чакта, 20 - 30 ел элек үк укыган поэма инде бу безнең, — ди команда капитаны, география укытучысы Гөлсинә Вәлиева. – Менә тагын укып чыктык. Бүгенге көнгә туры килә торган цитаталар, фразалары бик күп... Тәрбия мәсьәләсендә өйрәнәсе мөмкинлекләр бар. Бүгенге көнгә ярамый торганы да бар, әлбәттә. Хәзерге балаларны китаптагыча җитәкче белән бергә эшкә чыгарып буламы соң хәзер? Хезмәт — тәрбиягә уңай йогынты ясый торган фактор, укытучы белән бала арасындагы мөнәсәбәтне көйли генә бит ул, югыйсә...
Уен безне фикерләү сәләтенә өйрәтте, ди калган укытучылар. Нәкъ Макаренкоча, төркем белән фикер йөртеп, бер акыллы фикергә килеп, бер-беребез өчен шатланып таралышабыз, диләр. Чыннан да, уен кызык барды һәм күңелле генә тәмамланды, иң җиңел җавап тормоз булса, иң катлаулысы Макаренконың тарих укытучысы икәнлеген тану иде. Шуңа да Алия Юнысовна, уен турында кызык иттереп, тарихка кереп калучы тормоз булсын, дип йомгаклады. Соңыннан һәрбер командага сүз бирелде һәм Арбор урта мәктәбе командасы үз сүзен уен-көлке белән алкышларга күмәрлек итеп әйтте. “Күңел кушканча көрәштек, — диде алар призлы урын алмауларына уфтанмыйча. – Күңел киң булганга призлы урын алу мөмкинлеген башкаларга бирдек. Без тыныч күңел белән кайтабыз. Барыгызга да күңел чисталыгы, сафлыгы, матурлыгы телибез. Без җиңелдек — күңелегез булсын!” дип югары нотада нокта куйдылар. Менә ничек итеп җиңелә белергә кирәк икән ул! Үрнәк! Үрнәк! Әхлаклылыкның бер үрнәге!
Командаларны бүләкләү дә файдалы гамәлгә корылган. Һәрберсенә диярлек шахмат фигуралары бүләк ителде. Мәктәпләрдә шахмат зоналары булдырырга, диде Алия Юнысовна. Күбесендә инде булдырганнар да. Янә акыл ягын кайгырту, мәгариф идарәсе җитәкчесе белән килешми булмый: акыллы укытучы - акыллы балалар! Китап уку исә - акыл сәләтен үстерү, матурлыкны күрә белү, рәхимлелекне тоеп яшәү, әхлакка йөз белән борылу.
Җиңүчеләр һәм фикерләр белән газетада таныштырырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев