Өлкәннәр декадасы дәвам итә....
Еллар арты еллар үтеп тора, көннәр арты көннәр үтә.
Һәр елны октябрь аеның беренче көнендә олуг бәйрәм - Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан,1нче номерлы Балтач балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары да үзләренең кадерле әби-бабайлары белән Балтач үзәк китапханәсендә “Сез- безнең тормыш бизәге" дип аталган бәйрәм иртәсендә катнаштылар. Матур узды бәйрәм. Балалар бер-берсен уздырып матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, үз куллары белән ясаган чәчкәләрен олыларга бүләк иттеләр. Шундый күтәренке рух белән, китапханә хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен җиткереп таралышты, иртәдә катнашкан бар халык. "Алга таба да шушындый матур очрашулар күбрәк булсын иде”-дип хәбәр салдылар безгә балаларның тәрбиячеләре Гөлназ Гыйльметдинова белән Гөлфинә Әкбировалар.
Амин, шулай булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев