Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Өмет һәм ышаныч чыганаклары. Кемнәр алар дисезме? (+фоторепортаж)

Укытучылар һәм тәрбиячеләр көне уңаеннан, Балтач район мәдәният үзәгендә бик матур күркәм чара үтте.

Бәйрәм чарасы бүләкләргә, изге теләкләргә бик бай булды. Бәйрәмнең өлкән буын мөгаллимнәрен тәбрикләү белән башлануы да үзе үк күпне сөйли. Гомер буе рәхмәтле, кирәкле һөнәр ияләре һәрвакыттагыча өлкәннәргә хөрмәтне мулдан күрсәтте.

Укытучы ил көннәргә Президентны да, табибны да, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрен дә, кешелек дөнясын икмәк белән туендыручы игенчене дә, сыер савучыны да биргән бөек зат. Укытучы – ышаныч һәм өмет чыганагы да. Чара барышында тырыш хезмәтләре белән макталган мөгаллим-мөгаллимәләр моны кат-кат раслады. Күңел биреп башкарган хезмәтләре дә район, республика югарылыгында бәяләнде.

Район мәгариф идарәсе каршында эшләп килүче драммтүгәгәрәк артислары исә бәйрәм хөрмәтенә Туфан Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” әсәрен сәхнәләштерде. Бу мөгаллимнәр өчен иң зур бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучылар көне