Остаз һәм шәкерт
Мәктәбебез дистә еллар буе технология фәне олимпиадасында район, республика турларында беренчелекне бирми.
Еллар узган саен һәр эшкә таләпләр үзгәрә, арта гына бара. Мәктәптә технология фәнен, ягъни хезмәт дәресен Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап кайткан яшь укытучы Ленар Әхмәт улы Фаязов укыта. Инде менә ике ел рәттән, әтисе юлын дәвам итеп, сәләтле укучыны Рәсәй дәрәҗәсенә күтәрде. Узган ел яшь белгечнең укучысы Ранил Хәкимҗанов район, республика олимпиадаларында катнашып, Тамбов шәһәрендә узган бәйгедә «Милли традицияләрне саклау» номинациясендә җиңүче булып кайтты. Быел да Ранилебез шушы этапларны үтеп, Армавир шәһәрендә узган XIII Бөтенрәсәй олимпиадасында «Агачны бизәкләп эшкәртү» номинациясендә җиңү яулады. Монда яшь укытучының да укучысын шушындый дәрәҗәгә җиткерүдә роле бик зур дип бәяләргә кирәк.
Ранил бар якка да булдыра торган егет. Нинди генә концерт, кичә булмасын, моңлы тавышы белән җырлап, тамашачыны сөендерә. Әлбәттә, аңа бу сәләт әнисеннән күчкәндер. Ә әтисеннән, мөгаен, агач эшкәртү, бизәк ясау эше. Шушындый тырыш гаиләдә тәрбияләнгән бала, ничек сәләтле булмасын ди! Ранилның уңышлары моның белән генә бетми әле. Ул республика дәрәҗәсендә узган «Фәнгә адымнар - 2012» фәнни конференциядә технология фәне секциясендә 2нче урынны алды һәм «Мин татарча сөйләшәм» конкурсында «Ислам дине» темасына фикер алышуда лауреат булды. Татар лингвокультуралогиясе конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, эше методик кулланмага кертелде. Бөтенрәсәй «Илһамлы каләм» конкурсында да үзен иң актив катнашучы итеп танытты. Мондый укучылар булу - мәктәпнең горурлыгы. Афәрин, Ранил!
Рәсемдә: Ленар Әхмәт улы (сулда) укучысы Ранил белән.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 15:41Хәзер бит роллы даими ризыкка әйләнеп бара. Кызларны-егетләрне җыеп, мастер-класслар үткәрәләр, һөнәргә өйрәтәләр.5200
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".27602
-
28 февраль 2021 - 12:41Мәгариф, мәдәни тармакларда телне саклауга-үстерүгә-яратуга корылган төрле юнәлештәге чаралар киң колач җәйде Районыбыздан бик күп бала катнашуы олы куанычка әверелде8301
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар17400
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.16300
-
26 февраль 2021 - 12:11Юл фаҗигасендә һәлак булган Хашимовлар бәби ашына барырга чыккан булганнар... "Киа" машинасы йөртүчесе турында мәгълүмат аз. - Бик матур, яшь егет. Ялгышмасам, Апас районыннан, диделәр. Эш буенча Балык Бистәсенә кайткан булган, - диде Нәзирә.58900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика