Хезмәт

Педагогик десантның кая төшкәнен белә идегезме?

Параграф укып, эчтәлек өйрәнеп кенә укый-укыта торган заманнар артта калды.

Нөнәгәрдә – педагогик десант. Бүген мәгарифкә булган таләпләр көннән-көн катгыйлана, төрләнә һәм, шул сәбәпле, белем бирү юнәлешләре, методикалары да үзгәрә. Тоташ яңалыклар эчендә “кайнау” укытучы-тәрбиячеләргә дә, билгеле, балалар һәм әти-әниләргә дә җиңел түгел. Мәгариф системасы әнә шуның кадәр социаль катламны үз эченә ала, андагы прблемалар бик күпләргә кагыла. Мөгаен, шуңа да ул бүгенге көндә иң четерекле өлкәләрнең берсе булып каладыр да.

Шөкер, районыбыз педагоглары һәм тәрбиячеләре шушындый шартларда да яңа технологияләрне, алым-методларны кулланып, элекке традицион тәрбия һәм укыту алымнарын да онытмыйча, һәр баланың сәләтен ачу өстендә эшләргә тырыша. Моңа һәр коллектив үзенчә һәм әлегә төрле дәрәҗәдә ирешә. Бу өлкәдә мәгълүм уңышлары, башкалар белән уртаклашырлык уңыш-тәҗрибәләре булган Нөнәгәр урта мәктәбе базасында күптән түгел район мәгариф системасы хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, бакча мөдирләре катнашында киңәйтелгән семинар-киңәшмә булды.

– Дөрестән дә, соңгы елларда бу коллектив төрле яклап матур нәтиҗәләргә ирешә, милли “Мәгариф” проекты кысаларында куйган хезмәтләре дә саллы, икенчедән, капиталь ремонттан соң яңартылган мәктәп белән якыннан таныштыру өчен дип тә шушы машстаблы чара өчен бу мәктәп сайланды, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Шагаева.

Киңәшмәнең беренче өлешендә килгән кунаклар, бүленеп, төрле дәресләр карадылар. 5-6 сыйныфларда үткән математика дәресләренең темасы-максаты балаларда функциональ белем формалаштыру булса, беренче сыйныфтагы уку дәресе исә “Х” хәрефен өйрәнүгә багышланса да, үзгәлеге – заманча белем бирү технологияләре кулланып, балаларны фәнни һәм көнкүреш язышу культурасына өйрәтү иде. Өченче сыйныфларда булган әйләнә-тирә дәресендәге файдалы казылмалар турындагы тема, 7ләрдәге инглиз теле, 9-10 сыйныфлардагы  химия, физика фәннәре дә заманча цифрлы технологияләр кулланып үткәрелде. 6 сыйныфлардагы татар әдәбияты проект эшчәнлегенә багышланды. Авыл мәктәпләре дә бүген менә шушындый заманча алымнарны кулланырга, практикага кертергә мәҗбүр. Элекке кебек дәрес темасын сөйләп, укучылар исә, параграф укып, эчтәлек өйрәнеп кенә укый-укыта торган заманнар артта калды. Безнең чор укучылар өчен болар нык авыр булып, әле беркадәр сәер булып тоелса да, педагоглар һәм укучылар аны аңлап кабул итә икән. Нөнәгәр мәктәбе укучылары ирешкән уңышларны да шушы заманча белем бирү системасының нәтиҗәсе дип тә аңлаттылар.

Әле килгән кунакларга дәресләрдән тыш түгәрәкләр буенча да ачык занятиелар күрсәтелде. “Агрономия”, “Авыл хуҗалыгын механикалаштыру”, география, татар теле, технология, тарих фәннәре, логопедия занятиелары шулай ук яңача – заманча алымнар белән үткәрелде. Әнә шулай, мәктәптә балаларга белем бирүнең барышы төрле яклап күрсәтелде (балалар бакчасында да таныштыру шушы тәртиптә оештырылган иде).

Мәктәп коридорында оешкан күргәзмәләрдә исә укудан тыш эшчәнлек калку күрсәтелгән. Монда баланың да, укытучының да, әти-әниләрнең дә төрле юнәлешләрдәге хезмәте чагылыш тапкан. Ирешкән һәрбер уңышлары бөртекләп тупланган, башкалар кызыксынырлык итеп тәкъдим дә иттеләр.

Пленар өлештә исә мәктәп директоры Айрат Сөләйманов милли проектның үтәлеше белән киңрәк таныштырды, район прокуроры Айрат Низамиев белем бирү системасында хокук таләпләренең үтәлеше, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Шагаева белем бирүнең сыйфатын арттыру юллары турында чыгыш ясадылар. Киңәшмә-семинар эшендә катнашкан район Советы рәисе урынбасары Наил Сабирҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновлар да күтәрелгән проблемалар буенча үз фикерләрен белдерделәр.

Булат Сәйфетдинов фотолары.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: утырыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: