Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Призерлар арасында райондашыбыз да бар. Котлыйбыз! (+фото)

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Авыл укытучысы» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды

Быел «Авыл укытучысы» һөнәри осталык конкурсы тугызынчы тапкыр үткәрелде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Мәгариф» журналы редакциясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Республика иҗтимагый фонды белән берлектә уздырылучы конкурсның максаты - иҗади үзешчәнлекне тәрбияләү, педагогик хезмәткәрләрнең алдынгы инновацияләренә омтылыш, авыл укытучыларының абруен күтәрү.
Җиңүчеләр һәм призерлар исемлегендә тәрбиячеләр арасында «Балалар сәламәт булсын» номинациясендә – Балтачның 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Нурулла кызы Закирова да бар. Конкурста уңышлы чыгыш ясап, призерлар исемлеген тулыландырган райондашыбызны лаеклы җиңүе белән ихластан котлыйбыз!

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев