Хезмәт

Пыжмара мәктәбе укытучылары яхшылык эшләргә ашыга

Алинә Бариевага ярдәм итү йөзеннән, 4 февраль көнне 19 сәгатьтә Балтач мәдәният үзәгендә "Яхшылык эшләргә ашыгыйк" дигән хәйрия концерты булачак.

Пыжмара мәктәбе коллективы 5 сыйныфта укучы, ак кан (лейкоз) белән авыручы Алинә Бариевага ярдәм итү йөзеннән, "Яхшылык эшләргә ашыгыйк" дигән хәйрия концерты белән Чепья зонасындагы бик күп авылларда чыгыш ясады. Үзәккә якын булган мәктәп укытучыларының күпсанлы сораулары буенча әлеге хәйрия концерты Балтачта да куелачак. Райондашларны 4 февраль көнне 19 сәгатьтә мәдәният үзәгендә көтеп калабыз.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: