Район күрсәткечләре республика күрсәткечләреннән югарырак
Дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәргән 12 предметның 7 сеннән (химия, информатика, география, инглиз теле, җәмгыять белеме, рус әдәбияты, туган телләр) уртача район күрсәткечләре республика күрсәткечләреннән югарырак.
2017-2018 уку елында 9 сыйныфны 360 укучы тәмамлады. Дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәргән 12 предметның 7 сеннән (химия, информатика, география, инглиз теле, җәмгыять белеме, рус әдәбияты, туган телләр) уртача район күрсәткечләре республика күрсәткечләреннән югарырак.
Сайлап алу предметлары арасында тугызынчы сыйныф укучыларының иң күп сайлаган фәне – информатика, аны 221 укучы тапшырды.133 укучы география, 103 укучы туган телләр (татар, удмурт, мари телләре), 92 укучы җәмгыять белеме, 69 укучы химия, 56 укучы биология, 26 укучы физика, 8 укучы инглиз телен, 4 укучы тарих, 2 укучы рус әдәбиятыннан имтихан тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев