Хезмәт

Ренат Харис Кенә мәктәбенә нигә килгән? (+фото)

Районнарыбыз мәктәпләрендә апрель аенда туган телгә багышланган күп чаралар тәгаенләнә, күп чаралар үткәрү каралган. Кайбер уку йортлары инде бу эшне башлап та җибәрде.

Реклама

10 апрельдә Кенә мәктәбендә Туган тел айлыгы кысаларында, Татарстан республикасынын халык шагыйре, жәмәгать һәм мәдәният эшлеклесе, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ренат Харис белән очрашу узды. Очрашу барышында шагыйрь бүгенге татар поэзиясе юнәлешләре белән таныштырды, үзенеӊ шигырьләрен сөйләде. Соӊыннан укучылар шагыйрьгә бихисап күп сораулар бирделәр. Халык шагыйре авыл мәктәбенеӊ татар телен саклаучы бер изге урын, дип билгеләп узды, мәктәп укытучыларына, укучыларына рәхмәтләрен җиткерде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: