Хезмәт

Рәхмәт сиңа, укытучы!

Бүген аның юбилее да, туган көне дә түгел. Әмма минем аңа үз һөнәренә тугры калып, балаларга булган мәхәббәте һәм бу дөньяга туганы өчен рәхмәт әйтәсем килә.

Мин Чепья урта мәктәбе укучысы Настя Петрованың әнисе, ә сүз аның укытучысы Рәфия Тәлгать кызы Дәминова турында бара. Рәфия ханым барлык белемен, мәхәббәтен кызганмый балаларга бирә. Укытучы­ның үзен аямый эшләве һәм ул салган ныклы белем нигезе киләчәктә балаларыбыз язмышында чагылыш табачак.

Реклама

Рәфия Дәминова таләпчән, гадел укытучы. Аның үз эшенә бирелгәнлеге бары сокланырга мәҗбүр итә. Рәфия Тәлгатовна, сезгә һәм гаиләгезгә нык сәламәтлек, тынычлык, балапарыгызның һәм укучыларыгызның сезне һәрвакыт үз уңышлары белән генә сөендерүен телибез.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: