Хезмәт

"Романтик"та өченче смена ял тәмамланды (фото)

- Күңелле ял минутлары тиз үтә. Аерыласы да килми. Бик сагынырмын инде сезне.

Җомга көнне лагерь белән саубуллашу кичәсендә балаларның телләрендә менә шушы сүзләр генә булды. Кемдер елый, кемдер сәхнәгә чыгар өчен номерлар кабатлый, адреслар алышалар, кочакланышалар. Бер сүз белән әйткәндә ыгы-зыгылы лагерь тормышының соңгы көне - саубуллашу кичәсе менә шундый мизгелләр белән истә калды.
Балалар бу уңайдан бик матур концерт программасы әзерләгәннәр иде. Әти-әниләр һәр чыгышны зур алкышларга күмде, алар белән бергәләп җырлады, хәтта биеде. Чара ахырында актив балаларга, әйдаманнарга, лагерьның алыштыргысыз җитәкчесе Нурзада Сәмигуллинга рәхмәт әйтеп, Мактау таныклыклары тапшырылды.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: