Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сау бул, Әлифба-Азбука! (+бик күп фото)

Белем дөньясына балаларыбызның тәүге тапкыр аяк атлап кергәненә дә ярты ел вакыт узып киткән.

Әлеге 6 ай эчендә ул һәм кызларыбыз хәрефләр белән танышып, инде үзләре мөстәкыйль рәвештә укырга өйрәнделәр. Кичә Балтач урта мәктәбе беренчеләренең "Азбука" бәйрәме булып узды. 1 В сыйныфы укучылары яраткан китапларына багышлап җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде, чарада катнашкан әкият геройларының сорауларына җавап бирде. Бик тә кызыклы да, эчтәлекле дә һәм һәрбер әти-әни өчен бик көтеп алган да чара булды бу. Әле бер ел элек кенә бакчага йөргән балаларның инде үзлекләреннән яхшы итеп укулары, саннарны куша, алырга һәм күп кенә башка әйберләргә өйрәнүләре әти-әниләрне ничек сөендермәсен ди?! Белем алу белән бергә төрле экскурсияләрдә булып һөнәр ияләре белән танышулары да укытучыларыбызның тынгысыз хезмәте. Сыйныф җитәкчебез Елена Юрьевнага, озынайтылган төркем тәрбиячесе Гөлназ Камилевнага һәм Әлифба дәресләрен укыткан Нурия Котдусовнага әлеге бәйрәм өчен ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез. Биргән белемнәрегезнең нәтиҗәсен киләчәктә дә күреп сөенергә язсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев