Хезмәт

Шляпкиналар династиясе

Бәләкәй чакта мин укытучы булу бик җиңелдер дип уйлый идем. Ләкин үскәч мин шуны аңладым: бик түземле, балалар белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала икән. Минем язмам балаларга белем үрләрен яуларга өйрәткән районыбыздагы укытучылар династиясенең берсе - Шляпкиналар турында.

Бу династиянең башы Александра Федоровна Шляпкинадан башлана. Ул бөтен гомерен балаларны укытуга багышлый. Иске Көшкәт, Чепья мәктәбендә белем бирә. Эшләү дәверендә күрсәткән хезмәтләре өчен «За доблестный труд» медале белән бүләкләнә. Аның ике кызы Раиса һәм Галина әниләренең юлын дәвам итәләр. Олы кызы - Раиса Алексеевна Чепья урта мәктәбендә география фәнен укыта. Галина Алексеевна Шляпкина (Иванова) турында күбрәк язасым килә. Ул Чепья урта мәктәбен тәмамлагач, Удмурт дәүләт педагогика институ­тына укырга керә. Знче курстан соң Урта Көшкәт сигезьеллык мәктәбендә математика укыта башлый. Бу авылда эшләгәндә Сала Көшкәт егете Леонид белән танышалар һәм гаилә коралар. Леонид абый 1970нче елда Чепья урта мәктәбенә укытырга күчә. Читтән торып Йошкар-Ола пединститутын тәмамлый. Шушы мәктәптә 1994нче елга кадәр балаларга башлангыч белем бирә. Ә 1994нче елдан лаеклы ялга чыкканчы хезмәт юлын янәдән Урта Көшкәт мәктәбендә дәвам итә. Галина Алексеевнаны укучылар да, әти-әниләр.дә бик яраталар. Коллективта да бик хөрмәт итәләр үзен. Дәресләрдә бик таләпчән дә, шул ук вакытта балалар белән бергә бала-чага да була белгән ул. Дәресләр кызыклы үтсен өчен, белгәне белән генә чикләнми, гел эзләнүдә була. Галина Алексеевна укыту дәверендә төрле дәрәҗәдәге грамоталар белән бүләкләнә. Алар Леонид абый белән ике кыз үстерәләр. Лилия һәм Оля. Бүгенге көндә Галина Алексеевна тыныч картлыгын Сала -Көшкәт авылында кичерә.

Реклама

Шушы династиянең өченче буын вәкилләре булып, Галя апаның кызы Лилия Иванова һәм абыйсының кызы Ираида Чернова тора. Лилия Леонидовна Казан дәүләт пединститутының тарих-филология факультетын 1991нче елда тәмамлап, тарих-инглиз теле белгечлеген ала. Юлын Урта Көшкәт мәктәбендә чит телләр укытудан баш­лый. Ә 1994нче елдан бүгенге көнгә кадәр Чепья урта мәктәбендә чит телләр укыта. Аның укыту тәҗрибәсенә күпләр кызыгырлык, ул инглиз телендә чын инглизләрчә сөйләшергә өйрәтә. Аның укучылары төрле чараларда призлы урыннарны мәктәп, район, республика күләмендә генә түгел, Рәсәй күләмендә дә яулыйлар. Ираида Анатольевна - Чепья урта мәктәбендә 1995нче елдан бүгенге көнгә кадәр удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Аның фикеренчә, бала үз ана телен бөтен яктан камил белергә тиеш. Аның да укучылары республика күләмендә ана теле буенча уздырылган олимпиадаларда призлы урыннар яулап сөен­дерәләр.

Шляпкиналар династиясендә өч буын вәкилләре чагылган. Аларны берләштерүче бер фактор - ул да булса, балаларның йөрәгенә белем яктысын җиткерү дип уйлыйм. Безне актан караны аерырга, гадел булырга, тор­мышта абынмыйча, авырлыкларга сынатмаска өйрәткән бөек укытучыларыбыз алдында баш иябез! Рәхмәт сезгә!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: