Хезмәт

Сәнгать мәктәбенең ике укучысы Халыкара бәйгедән җиңү белән кайтты

Сәнгать мәктәбенең коридордагы шкафы конкурсларда җиңеп алган грамоталар, Рәхмәт хатлары, сертификатлар белән инде тулган. Әле һаман бәйгеләрдә катнашалар, барган саен уңышлы чыгыш ясыйлар. Болайрак булса, тагын бер шкаф кирәк булмагае.

Әле менә кичә Казанда узган татар халкының милли традицияләрен саклап калып, үстерүгә юнәлдерелгән Халыкара бәйгедә катнашып, вокал буенча Илида Җәләлиева Беренче урынга лаек булды. Музыка җитәкчесе - Гүзәл Әскарова. Укытучы Фәридә Фәритовнаның укучысы Алинә Рамазанова Икенче урынны яулады. Бу уңышлар укучының да, укытучының да уртак тырышлык нәтиҗәсе. Афәрин!

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: