Стресс кичергән мәктәп укучыларына ничек ярдәм итәргә?
1 сентябрьдән соң, күп кенә гаиләләрдә яңа мәктәпкә бару, яңа коллективка килеп керү кебек проблема барлыкка килде.
Бу, чыннан да, проблема һәм стресс. Бала гына түгел, өлкәннәр дә эш алыштырганда, яңа коллективка килгәндә, мондый стресс кичерә.
Педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән "Мәктәп, бала һәм стресс" темасына сөйләштек.
"Баланың яңа сыйныфка килүе аның күңеле өчен куркыныч хәл. Ул “укытучы ничек кабул итәр, балалар аралашырмы икән?” дип йөрәге белән борчыла. Бу очракта ата-аналарга үз балаларына бик игътибарлы булырга кирәк. Миннән сезгә берничә киңәш:
1. Хөрмәтле ата-аналар! Шуны истә тотыгыз: укытучы белән укучы арасындагы мөнәсәбәт (җылымы ул, салкынмы) ата-ана һәм укытучы арасында барлыкка килгән мөнәсәбәттән башлана. Мәктәпне белешергә иң беренче ата-ана бара, укытучыны да иң беренче булып ата-ана күрә. Ата-ананың төп вазыйфаларының берсе – укытучы белән җылы мөнәсәбәт урнаштыру.
2. Галим Нейфельдның “димчелек” дигән кызыклы термины бар. Нәрсә соң ул “димчелек” бу очракта? Ул – ата-ананың балага укытучы турында, ә укытучыга бала турында сөйләве. Бала нәрсә ашарга ярата, нинди кызыксынулары бар һ.б. турында укытучыга җиткерергә кирәк. Ә балага исә “Әминә Касыймовна синең җиләк-җимеш ашарга, шахмат уйнарга, әкиятләр тыңларга яратуыңны белә һәм түземсезлек белән сине мәктәптә көтә” дияргә кирәк. Баланың укытучыга карашы икенче төрле булачак, ул мәктәпкә барасы килеп барачак.
3. Күп кенә ата-аналар баланы мәктәпнең капка төбеннән генә озатып кала. Баланы яңа мәктәпкә, яңа коллективка алып киләсез икән, укытучы белән алдан килешү буенча аны класска кадәр озатыгыз. Һәм бала турында укытучы белән бергәлектә бөтен сыйныф алдында сөйләгез. Аның холкы, яраткан шөгыльләре турында сөйләргә кирәк. Бу чыгышның күпчелек процентын укытучыга калдырыгыз. Ата-ана буларак, баланың акыллы, төпле, ышанычлы икәнен сөйләсәгез, бу сыйныфташларның балага карата фикерен яхшы якка юнәлтәчәк.
4. Бала белән бергәләшеп мәктәп турында сөйләшегез, үзегезнең хатирәләрне искә төшерегез, мәктәп елларындагы балачак фотоларыгызны күрсәтегез. Бу балалага адаптация чорын җиңелрәк узарга ярдәм итәчәк.
5. Өйдә җылы мохит тудырыгыз. Бергә диванга утырып, фильмнар карагыз. Гаилә белән тәмле чәй эчегез. Кызыклы китаплар укыгыз, эчтәлеген сөйләгез. Баланың мәктәптән өйгә кайтасы килеп торсын. Бала өйдә җылы, рәхәт икәнен тоеп мәктәпкә барсын һәм кайтсын иде.
6. Бала мәктәпкә киткән вакытта, аңа үзегенең төпле киңәшегезне, җылы сүзегезне әйтеп озатырга онытмагыз. Бу балага көч һәм үзенә ышаныч бирәчәк. Бала аны яратып, кадерләп торган ата-анасы, туганнары барлыгын тоеп, мәктәпкә канатланып барачак. Шул вакытта аңа сыйныфташлары, укытучылары белән җылы мөнәсәбәтләр тудыру да җайлы булачак.
Әлеге киңәшләрем яңа сыйныфка барган балаларның ата-аналарына терәк булыр дигән теләктә калам. Барыгызга да исәнлек-саулык телим! Балаларыгыз мәктәпкә яратып барсыннар. Аларны каршы алачак коллективлар да аларга карата җылы мөнәсәбәттә, уңай фикердә булсын иде", - диде Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/stress-kichergn-ukuchylarga-nichek-yardm-itrg
Чыганак: Шәһри Казан
Фото: Гөлзидә Газизуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев