Хезмәт

Сырья балалары песиләр турында сөйләште (фото)

Чепья балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сырья мәктәп-бакчасына кунакка барды.

Кечкенә авыл балалары күп нәрсәдән мәхрүм калганы күбебезгә билгеле. Шуны исәптә тотып Чепья балалар китапханәсе Сырья мәктәп-бакчасына кунакка барды. Кыскача китапханә турында мәгълүматтан соң алар өчен "Все о кошках" чарасы үткәрелде. Чара барышында балалар песиләр турындагы китаплар белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, иң-иң песиләр турында сөйләштеләр һәм, әлбәттә, берсен-берсен бүлдерә-бүлдерә үз өйләрендәге песиләре турында сөйләп мактаныштылар. Укытучылар үткәрелгән чарадан канәгать калсалар, балалар кабат кунакка чакырып калдылар.

Животникова Гөлсинә,
Чепья балалар китапханәсе

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: