Табигать безнең кулда
Хәзерге заманда экологик проблема гаять тә зур роль уйный. Кешелек дөньясы әлеге мәсьәлә буенча ныклап уйлана башлады, чөнки бүгеннән кайгыртмасак, иртәгә соң булуы бар. Җир-Ана каршында һәркем үзенең җаваплы булуын тоярга тиеш.
Бүгенге көндә экологик проблемаларны хәл итү яшь буын өлешенә туры килә. Шуның өчен дә аларны экологик фикер йөртергә, экологик үзаң булдырырга өйрәтергә кирәк. Яшьләрне бу юнәлештә эшкә тарту өлкәсендә китапханә хезмәткәрләре дә зур хезмәт куя. Күптән түгел Кече Лызи китапханәсендә үткән «Табигатьне саклау - барлык кешенең дә хезмәте» дигән чара моңа ачык мисал булып тора. Ул яшьләргә мөрәҗәгать формасында оештырылып, «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы белән берлектә үткәрелде.
Чара кунаклары иң элек «Экология һәм мәдәният - Рәсәйнең киләчәге» дигән экологик кино карады. «Табигатьне ничек дәваларга?» дигән спектакль дә тамашачы хозурына хуш килде. Чара ахырында экологик чәй, аның янына һәвәскәр кортчы Владимир Филиппов алып килгән балдан авыз итү Җир-Анабызның сый-нигъмәтләргә никадәр бай икәнен тагын бер кат раслады.
Табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы Валерий Филипповның, Балтач участок урманчылыгы мастеры Шамил Низаметдиновның чыгышлары чараны тагын да баетты. Безнең җирлектә экологик проблемаларның хәл ителеше, әйләнә-тирә мохитнең торышы, табигатькә сакчыл караш турында уртага салып сөйләшенде. Чараның кульминацион ноктасы китапханәгә «ТРның Кызыл китабы»н бүләк итү булды. Мондый эчтәлектәге очрашулар бик зур әһәмияткә ия һәм алар экологик фикер йөртүне формалаштыра. Шулай ук туган як табигатенең проблемаларына битараф калмаска да ярдәм итә.
Рәсемдә: чара кунаклары Валерий Филиппов (уңда) һәм Шамил Низаметдинов китапханәче Екатерина Салтыкова белән.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 21:41Гадел яшәү - отышлы һәм дәрәҗәле Татарстан Республикасында хокук саклау органнары тарафыннан ришвәтчелекнең 425 очрагы ачыкланган.5600
-
28 февраль 2021 - 20:11Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.9100
-
28 февраль 2021 - 18:41“Гомер җыр була ала ул, таба белсәң үз көен” Аның тормыш чакыруы-девизы : “Олы мәртәбәдер илдә-көндә Милләт кызы булып яшәүләр”10501
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар20200
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.19100
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".74302
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика