Хезмәт

Талантлы син, кеше туганым.

Бөрбашта узган "Гаилә-гомер бишеге" исемле кичәне карагач, күңелдә ирексездән Хәсән Туфанның шушы сүзләре туды.

Мәктәп коллективы гаилә җепләрен ныгыту, туганлык хисләрен яңарту, җиде буын бабаңны белү һәм үзара татулыкны арттыру максатыннан әзерләгән бу тантананы. Мине иң сөендергәне - мәдәният йортындагы халыкның күплеге булды, басып караучылар да шактый иде.
Һәр гаилә үзенең читтәге туганнарын да бәйрәмгә чакырган. Зал гөрләп тора. Стеналарга укучы һәр гаиләнең бер ватман зурлыгында шәҗәрәсе эленгән, мин 74 шәҗәрә санадым, уртада әти-әниләрнең, әби-бабайларның, укучыларның "Халкымның күңел бизәкләре" исемле күргәзмә. Сокланып та, алардан көнләшеп тә залга уздык.
11 нче сыйныф укучылары Гүзәл белән Илназ бәйрәм тантанасын башлау өчен сүзне мәктәп директоры Гүзәл Галимулловнага бирделәр. Ул кичәнең барышы, конкурс таләпләре һәм номинацияләр белән таныштырды. Зал тын да алмый бишек җырын тыңлый, уртада тал бишек тирбәлә. Кеше гомере нәкъ әнә шул бишектән башлана да. Ак биләүләргә биләнгән һәр сабый шунда авызларын чупылдата-чупылдата имезлек суырган, кулларын чәбәкли-чәбәкли әнкәсенә елмайган. Ирексездән күзгә яшь килә, без дә шул бишектән төшеп, ишекләрдән тәпи атлап дөньяга чыкканбыз, кеше булганбыз.
Сәхнәгә 11 нче сыйныфлардан Хәниф Әхмәтҗановларның әти-әнисе, туганнары күтәрелә. Абыйсы, күмәк хуҗалыкта экономист булып эшләүче Ансар гаилә белән таныштыра. Зур горурлык белән гомере буе тракторист булып эшләгән әтисе Сәлимҗан, терлекчелектә эшләүче әнисе Зәмирәнең сәхнә түрендә елмаеп басып торуларын күрсәгез сез! Сәлимҗан Бөрбашның гына түгел, Татарстанның да данлыклы көрәшчесе, сабантуй батыры. Ул нәсел шәҗәрәсен дә яхшы белә икән. Кул эшләре, гаилә хакында презентация - барысы да искиткеч. Килидән килгән туганнары 7 яшьлек Илсафның чабата биюе. Озын толымлы Инзиләнең нәфис сүз сөйләве кичәгә ямь өстәде. Ә иң соңыннан Зәмирә белән Сәлимҗан вальска чыктылар. Күрсәгез сез аларны, залга рәхәт җылылык, нур бөркелде. Бу бер-береңне хөрмәт итү, залдагыларга да бүләк иде.
Аларны 1 нче сыйныфтан Нәргизә Газизуллина гаиләсе алыштырды. Сәхнә түренә әбиләре Сания апа, әтисе Ирек, абыйсы Кәрим күтәрелә. Ә әниләре Ләйлә яңа туган Ибраһим белән өйдә калган. Аларны зурлап, сәхнәгә 1 нче сыйныф укучылары, әниләре чыга. Скетч та уйналды, Кәрим "Әлмәндәр булам" - дигән шигыре белән шаккаттырды. Ләйлә белән Ирек гаиләсендә дүртенче бала аваз салган, бу бит байлык, дәүләт байлыгы.
Сәхнә түренә 8 нче сыйныф укучысы Фәнзил Мифтахов нәселе күтәрелә. 2 нче, 3 нче дәрәҗә "Хезмәт даны ордены кавалеры" Альмира апа белән гомере буе трактор иярләгән, ферма җитәкләгән Гайфетдин Мифтаховлар белән горурланмаслыкмы? Гаилә шәҗәрәсе хакында Альмира апа сөйләде, Гайфетдин абый тальянын сузды, аңа улы мәдәният йорты хезмәткәре Фәргать кушылды. Залга авыл моңы таралды. Фәнзил җилкенеп биеп китте, әтисе Фәргать чын җырчы икәнен кабат раслады. Алты бала үстергән Мифтаховлар, килен-кияүләр, оныклар белән сәхнәне тутырды. Презентациядә мал үстерүләре, кошчылык белән шөгыльләнүләре ачык чагылды.
Сәхнәне 2 нче сыйныф укучысы Энҗе Корбангалиеваның гаиләсе биләп алды. Гомере буе тәрбияче, укытучы булган дәү әнисе Гөлфинур ханым шигырьләр дә яза. Ул сценариены үзенчәлекле итеп төзегән. Биш бала үстергәннәр алар Таһир абый белән, дүрт кыз, бер егет. Кызлар әни һөнәрен сайлаган, уллары Алмаз әтисе кебек трактор иярләгән, Чечен сугышында булган, спортны ярата, хоккей аның кулында. Хатыны Миләүшә - укытучы. Барсы да җырчылар. Аларның ансамбле сокланырлык иде. Үзләре теккән, бәйләгән киемнәр белән мода да күрсәттеләр. Оныклар белән бергә пыр туздырып биеделәр. Оныклары дүрт яшьлек Әдел барысын да уздырды. Үзе көлә, үзе сикерә-сикерә бии, үзе матур. "Сөбханалла, сабый сиңа күз тимәсә ярый, менә дәвамчы, нәсел киләчәге шушы була",- дип сокланды күпләр. Сокланмаслык та түгел, бәхет алмалары бит алар.
Аларны 9 нчы сыйныф укучысы Адилә Хөснетдинованың гаиләсе алыштыра. Адилә гаилә белән үзе таныштыра. Түр башында 90 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны Нурҗиһан апа. Зал аягүрә басып аңа хөрмәтен белдерә. Тиздән Бөек Җиңүгә 70 ел. Без алар яулаган Җиңү белән горурланабыз, күкләр аяз, илләр тыныч икән без аларга, әби-бабайларга бурычлы. Сугышның башыннан ахырына кадәр иңнәрендә яралы солдат ташыган Нурҗиһан апа бүген оныкларына сокланып утырды. Алар Низаметдины белән җиде бала үстергәннәр. Улы Сәлим тәрбияседә яши. Тракторчы улы алтын куллы икән, бөтен өйне үзе эшләп чыккан, оста җырчы булуы белән дә күпләрне сокландырды. Килене Рәхилә социаль хезмәткәр. Оныклары Гүзәлия Мәдәният университетында укый. Җырлап та, биеп тә карады инде. Әдилә дә аннан калышмый. "Апа, сеңел" җыры алар өчен генә чыгарылган диярсең. Гаилә моңы әнә шулай буыннан-буынга күчә икән ул.
Аларны 7 нче сыйныф укучысы Айназ Хөсәенованың күркәм гаиләсе алыштырды. Бөрбаш Сәрдегәне авылында яшәүче Хәсән абый белән Нүрзидә апаның оныгы ул. Әтисе Айрат күмәк хуҗалыкта, әнисе Энҗе бакчада эшли икән. Энесе Рамазан нәфис сүз остасы. Айназ әнисе белән пыр туздырып биеде, сәхнәдән "утлар" чыкты. Биектаудагы абыйлары Зиннур Хәсәновичның кайтуы ямь өстенә ямь булды. Җиде буын бабай белән таныштыру аңа йөкләнгән. Заманында колхоз, авыл советын җитәкләгән, әле дә җитәкче урыннарда эшләүче Зиннур нәфис сүз остасы да икән. Ә сеңлесе Гәүһәрия, Сабадан килеп, моңлы җырын бүләк итте. Мөгаен, Гәүһәриянең җырын бөрбашлылар бүген беренче тапкыр ишеткәннәрдер. Бәйрәм әнә шулай могҗизаларга бай булды.
Аларны нәни Асаф Валиев яшәүче Валиев Рөстәм белән Раушания алыштырды. Нәсел ишле, сәхнәгә сыя алмыйча тордылар. Шулай булмыйча Шаһидулла абый белән Фәһемия апа гаиләсендә үскән 11 бала, аларның гаиләләре бүген бәйге тота. Эш сөючән, тырыш гаилә бу, бүген исә биюче икәнлекләрен күрсәттеләр. Нәни Асаф туганы Зифа белән рус биюен биесә, апалары Сания мари "кызы" иде. Укытучылар Раушания белән Рөстәм "керәшен" биюен гаҗәп оста башкардылар. Без сәхнә түрендә 40 артык кеше санадык, һәркайсы асыл зат икән, шуны аңладык.
Аларны Алан авылыннан 10 нчы сыйныф Хисаметдинова Ралиянең гаиләсе алыштырды. Ферма мөдире булып эшләүче әтисе Таһир, бакчада эшләүче әнисе Гөлназ өч кыз үстерәләр. Татар киеменнән чыгыш ясаучы әлеге асыл кошлар бик матур җырчылар да, биючеләр дә нәфис сүз осталары да. Исемнәре дә үзләре кебек матур: Лилия, Ралия, Зөһрә. Әтиләренең туганы Язилә нәфис сүз остасы икән. Бу гаиләгә моң нәселдән килә, дәү әниләре Наилә апа да, абыйлары Алмаз да җырчы. Гомумән сәләтле бит ул Алан халкы.
Сәхнә түренә Бөрбаш Сәрдегәне авылыннан 5 нче сыйныф укучысы Фәйрүзә Шәрипованың нәселе күтәрелә. Әнисе Гөлниса мәктәп-бакча мөдире, әтиләре Илнур балта остасы, җырчы, 70 төрле һөнәр иясе. Апасы Гөлнур КФУ студенты, оста җырчы, очып-очып биюче. Энесе Ислам нәфис сүз остасы икән. Гаилә шәҗәрәсе, презентация бизәлешкә ямь өстәде. Сәхнә костюмнары гаҗәп матур, үзенчәлекле иде. Ике моң иясеннән нинди талантлы балалар туган.
Ә менә Базагутиновлар гаиләсе моңга да спортка да гашыйк икән. Әбиләре хаҗия Люция апа сүзне матур сәламләү белән башлап, яшьләргә бирде. Күп балалы Фазлыевлар нәселеннән чыккан алар. 3 нче сыйныфта укучы Диния җырчы да, биюче, спорт остасы да. Энесе Әмир белән алар әтисе оештырган каратэ түгәрәгенә йөриләр. Сәхнәдә нәкъ шул һөнәрне күрсәттеләр. Әтисе Альберт кулы бер сугуда өч катлы тактаны урталай ярды. Зал "аһ" итте. Үзенчәлекле шөгыльләр күрсәтте алар. Әниләре укытучы Динә Мәүлет кызы моңлы җырын сузды, кызы Диния аңа кушылды. Зал моңга күмелде. Әле алар пешкән коймак белән залны сыйладылар.
Сәхнәне 6 нчы сыйныф укучысы Хаҗиева Динәнең гаиләсе биләде. Әтисе Раил балта остасы, әнисе Гүзәл кибеттә эшли. Гомере буе фермада эшләгән Ләбибә апа әле оста биюче дә икән. Динә җиде буын бабасын белүче, җырчы, нәфис сүз остасы. Энесе Дәнис "Җомга" көен сузса, зал тын да алмый икән. Үзе орчык кебек малайга моң каян иңгән, әлбәттә әти-әнисеннән. Әле Динә әнисе белән дә җырлады. Алар да матур хисләр калдырды.
Әнә шулай күпме рухи байлык җыеп кайттык без Бөрбаштан. Тәрбия дигән төшенчәне БДИ, ДЙА атлы имтиханнар каплап киткән чорда, мондый чараларның ни дәрәҗәдә кирәк һәм аңа сусаган икәнебезне аңладык без. Рәхмәт сезгә, бөрбашлылар, Сездә икән байлык! Ул җырчы, нәфис сүз остасы, биючеләр - тулы бер сәнгать академиясе икән Сездә. Тарихны да беләсез, саклыйсыз икән. Үткәнен белгәннең киләчәге бар.
"Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалова,
ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова,
РМИ методисты Резеда Гаязова.
Фото: https://edu.tatar.ru/baltasi/burbash/sch/media/media/foto/2014god/pervoe_sent_14#

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: