Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тәрбияче хезмәте мөгаллимлеккә юл яра

Яңа программа баланы мәктәпкә хәзерлек юнәлешендә эшли

27 сентябрь — Тәрбиячеләр көне якынлаша. Күңелгә рәхәтлек бирә торган, сабыйчакны яктырткан-балкыткан, тәрбиячеләребезне тәбрикли торган, искә төшерә торган көн бу. Хәзерге тәрбиячеләребезнең эшчәнлекләренә күз салсак, мөгаллимлек алымнарына юлыгабыз. Әйе, алар хәзер балаларны белем бирү йортларына башкача әзерләячәкләр, чөнки таләпләр шулай куелган. Бәйрәм уңаеннан, район Мәгариф идарәсе методисты, турыдан-туры балалар бакчасы җитәкчесе, Россия Федерациясенең Мәгариф алдынгысы Гөлнара Фирдәүс кызы Нотфуллина белән бәйрәм уңаеннан булган әңгәмәбездә тәрбия өлкәсендәге уңышлар, алдынгылар, остазлар белән беррәттән яңалыклар турында да сөйләштек.

– Зур елгаларның башы чишмәләрдән башланып, дәвамы диңгез-океаннарга барып тоташкан кебек, белем дөньясының да башы балалар бакчасыннан, дөньяны танып-белүдән башлана. Әти-әни сабыен иң беренче тәрбиячегә ышанып тапшыра. Димәк, тәрбияче тормыш баскычына бастыручы, балага шул баскычтан нәни адымнары белән күтәрелеп китәргә ярдәм итүче. Гөлнара Фирдәвесовна, Сез дә шундый фикердәме?

– Дөрестән дә, моңарчы балалар бакчасы балаларны тәрбияләү, ашату, вакытлыча калдыру, бергә аралашу күнекмәләрен өйрәнү урыны буларак кына кабул ителә иде. Россия Федерациясенең Мәгариф турындагы яңа законы кабул ителгәннән соң, мәктәпкәчә белем бирү беренче тапкыр гомуми белем бирүнең беренче баскычы буларак билгеләнде. Аның буенча бала бакчада уку күнекмәләрен дә, аңлы рәвештә тәрбияви мәсьәләләрне чишү юлларын төрлечә эзләргә, үзенә максатлар куярга һәм шуңа ирешергә, төрле телләр өйрәнү мөмкинлеген дә файдаланырга, кыскасы, бар нәрсәгә дә өйрәнергә тиеш. Бүгенге көндә бу таләпләрнең барлык мәктәпкәчә белем бирү учрежлениеләрендә дә үтәлүе мәҗбүри. Димәк, тәрбиячеләребез хәзер мөгаллимнәр белән бер сафта.
– Тәрбия бирү учреждениеләренә дәүләт тарафыннан игътибар зур: капиталь ремонтлар үткәрелә, яңалары ачыла. Бу нисбәттән районда балалар саны ничегрәк, бакчага йөрүче балалар күпме?
– Чыннан да, яшь буынның үсеш-тәрбия мәсьәләләрен кайгыртуда уңайлы шартлар тудыдырылап тора. Моның өчен без бик рәхмәтле. Бүгенге көндә район балалар бакчасына 1531 бала йөри. Бала саны бераз кимеде, демографик хәл безнең районны да читләтеп үтмәде.
– Районыбыз балалар бакчалары нинди юнәлештә тәрбия бирә, ФГОС системасы әле дә сакланамы?
– Мәктәпкәчә белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандартлары безнең өчен төп нигезләмәнең берсе булып тора. Бүгенге көндә район балалар бакчаларында балага уку күнекмәләрен өйрәтүдә, тәрбия мәсьәләләрен аңлы рәвештә чишү юлларын тәрбиячеләр төрлечә табалар, эзлиләр, барлыйлар. Балаларга яңадан-яңа һөнәрләр өйрәтәләр, иң беренчедән финанс грамоталылыгына төшендерәләр. Балаларның беренче адымнары шушы фелераль таләпләргә туры китерелеп, аларга киләчәктә һөнәр сайлауда тәүге тәрбияви алымнар бирелә. Шулай ук сәламәт тормыш алып бару өчен сәламәт яшәү рәвеше дә игътибар үзәгендә.
– Семинарларда даими күрәбез, тәрбиячеләребез елдан-ел талантлы була бара. Моңа «Ел тәрбиячесе һәм башка бәйгеләр» дә йогынты ясамый калмыйдыр?
– Бик куанычлы хәл: бүгенге көндә безнең балалар бакчаларының тәҗрибәләрен республикабызда гына түгел, башка төбәкләрдән дә кунаклар чакырып бүлешәбез, фикерләр алышабыз. Үзебезнең министрлык һәм дә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә эшлибез. Төрле педагогик көллиятләр белән аралашабыз, студентларны чакырып, аларның практик күнекмәләрен эшебездә күрсәтергә рөхсәт итәбез. Хезмәтебезне таныта алырлык остазларыбыз булганга күрә, күрсәткечләребез дә бик зур. 2021 елда бистәбезнең 5нче балалар бакчасы тәрбиячесе Фәридә Хафизова татар төркемендә эшләүче тәрбияче буларак “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә республикада өченче урынны алды, аның эзләре буйлап, быел Карадуган балалар бакчасыннан Илһамия Васильева да икенче урынга лаек булды, республикада бу бик зур күрсәткеч - районыбызда саф татарча тәрбия бирүнен тере үрнәге. Федераль бәйгеләрдә дә уңыш казанучыларыбыз бар...

(Бакчада нинди үзгәрешләр булачагын, әңгәмәнең дәвамын, "Хезмәт" газетасының 22 сентябрь саныннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбиячеләр көне