Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстан мәктәпләрен хәрбиләр саклый башларга мөмкин

Беркемгә дә яшерен-батырын түгел: бүген әти-әниләр балаларын мәктәпкә, балалар бакчаларына тыныч күңел белән озата алмый. Ни дисәң дә, илебезнең әле теге, әле бу почмагында балаларга карата кылынган җинаятьләр күңелләргә шом сала. Ә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында сакта кемнәр утыра?

Пенсиядәге әби-бабайлар! Аларның куркыныч җинаятьчеләргә киртә түгеллеге көн кебек ачык инде. Ә менә тиздән Татарстан мәктәпләрен хәрбиләр - Нацгвардия хезмәткәрләре саклый башларга мөмкин.

Балаларны чәйни торган тәмәкедән саклау өчен исә Татарстанда махсус закон проекты әзерләнә. Бу хакта Дәүләт Советының чираттагы утырышында да сөйләшәчәкләр. Дәүләт думасы депутаты Марат Бариев исә әлеге закон проектын Мәскәүдә тәкъдим итәчәк.
Очрашуда балалар иминлеге турында да сөйләшү булган. Мәктәпкә корал тотып, пычак кыстырып килү очраклары Татарстанда да теркәлгән. Бу проблема әти-әниләрнең дә күңелен бик борчый. Ник дигәндә, мәктәпләрдә әле ышанычлы сак хезмәте бар дип әйтеп булмый.

Балаларны пенсиягә чыккан өлкән яшьтәге әби-бабайлар саклый. Кайбер урта белем бирү йортлары исә ата-аналар акчасына сак хезмәткәрләрен ялларга мәҗбүр. Ни өчен шулай? Бу сорауга белгечләр, финанс кыенлыклар бар, дип җавап бирә.

Ә менә Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шамил Яһүдин исә балаларны саклау эшен Нацвардия хезмәткәрләренә тапшыру яклы. Әлеге яңалык кулланылуга кертелсә, балалар иминлеген тәэмин итү күпкә яхшырыр дип көтелә.

Безнең республика да бу алдынгы үрнәккә иярсен иде дип телисе генә кала.

 

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп иминлек