Хезмәт

Театр – могҗизалы дөнья

Сәнгатьле сөйләм формалаштырганда бала өчен иң әйбәт чара булып театральләштергән эшчәнлек тора.

Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор.  Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкәннәрнең йогынтысы бик зур роль уйный. Психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак әкияттерапия санала.  Бала өчен әкият – ул фантазия, уйдырма гына түгел, ул аның өчен чынбарлык.

Нәниләрне әһлаклы  итеп тәрбияләүдә дә  әкиятләрнең роле   бик зур. Бу турыда атаклы  совет педагогы В.А. Сухомлинский болай ди: “Әгәр минем тәрбияләнүчеләремнең рухи тормышында әкиятләр зур урын тотмаган булса, алар гомуми фикерләү күнекмәләре ала алмаслар иде... Әкият аша бала дөньяны акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә танып белә...”

Кыскасы, әкиятләрне электән үк яшь буынны тәрбияләүдә үтемле чара буларак кулланганнар. Аларны балаларның яшь үзенчәлекләренә карап сайларга кирәк. Шул вакытта гына ул  балаларга кызыклы, җәлеп итүчән була ала. Әкиятне укып бетергәч, балаларга нинди дә булса җөмләне тәмамларга, кабатларга, эчтәлеген сөйләргә тәкъдим ителә. Әкренләп монологик сөйләм генә түгел, ә диалогик сөйләм дә үсә. Аваз культурасы өстендә эшләнелә. Бала күп нәрсәне исендә калдыра, хәтере үсә.

Сәхнәләштерү эшчәнлеге күрсәткәнчә, бала ялгышырга мөмкин, ә менә әкият герое ялгышырга тиеш түгел. Шуңа күрә балалар әкият уйнаганда, сүзләрен 2–3 мәртәбә тырышыбрак өйрәнәләр. Без балалар бакчасында халкыбызның матур сәнгате - театр белән балаларны таныштыруны, шул матурлыкны тудырырга омтылыш уятуны  алгы планга  куябыз.

Сәнгатьле сөйләм формалаштырганда бала өчен  иң әйбәт чара булып театральләштергән эшчәнлек тора.  Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша - яңа сүзләр белән баетыла. Рольне уйный-уйный, бала әкият дөньясына кереп китә, татар телен истә калдыру җиңеләя. Яраткан геройлар балаларга үрнәк булалар.   

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Спектакльләрдә катнашып, балалар тирә-юнь белән; төсләр, авазлар белән танышалар; ә уйланылып куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә.

Сәхнәләштерү уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшыра, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары арта, килешү, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләре туа. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсә. Театр бала өчен яп-якты истәлек булып кала.Бала персонаж аркылы оялчанлыкны, кыюсызлыкны бетерергә, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнә. Рольне уйнау, баланы башка персонаж алдында чиста, аңлашылырлык итеп аңлатуны таләп итә.         

Бакчабызда театр атналыгы кысаларында без   кечкенәләр төркеме балалары  белән “Теремкәй” әкиятен татар телендә сәхнәләштердек. Балалар үзләренә бирелгән  рольләрне бик теләп һәм  булдырып башкардылар.  

Әкият аша балаларга дуслыкның көче, бердәмлек турында мәгълуматлар бирергә тырыштык. Әкият беткәч тә, хис-кичерешләрен сөйләп, аңлатып бетерә дә алмадылар.Әкиятнең видеоязмасын Әниләр көне уңаеннан кадерле кешеләребезгә бүләк иттек. Балалар да, әниләр дә бик канәгать калдылар. Бу хис-тойгылар әле алар күңелендә озак сакланыр.

Гатауллина Гөлназ Госман кызы
Файзрахманова Гөлүсә Фатхрахман кызы
Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: