Хезмәт

Әтиләр конференциясе

Мәгълүм булганча, бала мәктәптә белем һәм тәрбия ала. Ләкин тәрбиянең нигезе - гаилә. Сүз дә юк, ата-ана баласын белемле, тәрбияле итеп күрергә тели. Шуңа карамастан, нигә соң әле бүген кайбер яшьләрдә акыл үсеше белән рухи үсеш арасында упкын хасил булган. Төп сәбәп нидә? Тәрбиянең төп асылы - мәктәп белән гаиләнең...

Реклама

Мәктәп директоры Гүзәл Бариева әтиләр конференциясенә җыелуның әһәмиятен аңлатты. Бала тәрбияләүдә әтиләр роленең зур булуына басым ясады. Мәктәптә укыту-тәрбия эшчәнлеген тирән анализлады.
Әтиләр конференциясенә килүчеләр «Тәрбиядә ата йогынтысын күтәрүдә Р.Фәхретдин мирасының роле» темасына эчтәлекле чыгыш тыңладылар.
Балтач районының Әтиләр союзы җитәкчесе Булат Зыятдинов гаиләдә әтиләрнең роле гаять зур икәнлеген район күләмендәге мисалларга нигезләнеп дәлилләде. Үзенең гаиләсендәге тәрбия алымнарыннан кызыклы мисаллар китерде.
Район Советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев үзенең чыгышында ил күләмендә үз сүзен әйтә алмаган, үз фикере булмаган әтиләрнең арта баруы турында борчылып сөйләде: «Балаларга булган мөнәсәбәт яхшы булырга тиеш. Бу җирлектә матур эшләр эшләнә, тәртип мәсьәләсе начар түгел. Гамәлеңә карап фикер йөртәләр. Бала хәтерләми, белми дип әйтергә ярамый, ул бервакытта да онытмый. Бала әйбәт булса - мактанабыз, ә начарланса, мәктәп белән гаилә бер-берсенә туп ата башлый. Халык белән гомуми эш алып барылса гына нәтиҗә әйбәт була», диде ул.
Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт әтиләр алдында үзенең чыгышын ике үтенече белән башлап җибәрде: «Беренчесе - авылга балалар кирәк, икенчедән - балаларда авылга мәхәббәт тәрбиялик. Шәһәрдән ким яшәмибез, балаларга «Шәһәргә китегез!» - дип әйтүдән туктагыз инде», диде ул. Шулай ук ил күләмендәге ата һәм бала проблемасына тукталды, кызыклы мисаллар китерде, үзенең гаиләсендәге тәрбия элементлары белән тәҗрибә уртаклашты.
Бөрбаш җирле үзидарә рәисе Сәйдәш Хәкимов авылның социаль хәлен бәян итәр өчен, статистикага тукталды. Бөрбаш, Алан, Бөрбаш Сәрдегәне авылларында 471 хуҗалык исәпләнә, шуның 39ы буш, ә 92 йортта 1-2 кеше генә яши. Чыннан да, уйланырлык саннар бит бу.
Чыгыш ясаучы һәр кеше чын ирләрне яшьтән үк тәрбияләргә кирәклегенә басым ясады. Һәм монда төп йөк ата җилкәсенә төшә. Малай кеше чын ир кеше булсын өчен, әти кешенең төп акыл көче, кырыслыгы, түземлелеге, яхшы үрнәк күрсәтә белүе таләп ителә.
Конференциядә ясалган чыгышларга берәү дә битараф калмады кебек, моны ахырдан җитәкчеләргә бирелгән сораулардан тоемлап булды. Һәр кешенең яңа салыначак мәктәп, аның проблемалары турында борчылуы сизелде. Тиздән төзелә башлаячак мәктәп төзелешенә һәрбер әтинең, үтенеч булган очракта, ярдәм итәргә әзер икәнлеген ишетү күңелгә аеруча хуш килде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: