Хезмәт

Түнтәр мәктәбе укучылары “Наз”да бәйрәм концерты белән (фото)

Түнтәр мәктәбенең башлангыч hәм 8 сыйныф укучылары "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә бәйрәм концерты белән кунакта булып китте.

Чарада рус, татар халык биюләре, тирән эчтәлекле җырлар башкарылды. Тамашачыларга аеруча "Әти-әнием", "Гөлләр" җыры бик ошады. Ильдария Бариевна һәм Гөлнара Мансуровна җитәкләгән бу концерт һәр тамашачының күңелен күтәреп, алга таба яшәргә көч бирде. Чара ахырында гадәттәгечә тамашачылар мәктәп коллективына якты теләк, тәкъдимнәрен җиткерделәр, дип шалтырата Г. Мостафина.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: