Түнтәр мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәләре үткәрелде
395
0
0

2 нче декабрь көнне Түнтәр урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Федераль дәүләт стандартларына күчү шартларында укучыларның иҗадилыгын үстерү» һәм педагог-оештыручыларның «Мәктәп үзидарәсендә эш алымнары һәм юнәлешләре» темаларына семинар-киңәшмәләре үткәрелде.
Киңәшмәләр эшчәнлегендә барлык урта һәм төп мәктәпләрнең педагог-оештыручылары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәгариф идарәсе методистлары, идарә җитәкчесе А. Ю. Зәкиева катнашты. Катнашучылар тәкъдим ителгән бай эчтәлекле күргәзмәләр белән таныштылар. Мәктәп директоры Р. Г. Мөхәммәдиева чыгышында Түнтәр мәктәбенең районда милли мәгарифне үстерү эшчәнлеге буенча база мәктәбе буларак эшчәнлегендәге максатлары билгеләнде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары игътибарына 3, 4 нче сыйныфларда башлангыч сыйныф укытучылары Р. З. Исмәгыйлева, М. Р. Хәкимова тарафыннан әдәби уку дәресләре, 7 нче сыйныфта Х. Г. Ибраһимованың Ф. Хөсни «Йөзек кашы» темасына дәрестән тыш уку, Л. М. Нәкыйпованың 8 нче сыйныфларда «Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләр» темасына татар теле дәресе тәкъдим ителде.
Педагог-оештыручылар Түнтәр мәктәбеннән Г. М. Шәрәфиева, Нөнәгәр мәктәбеннән Г. Г. Усманова, Чепья мәктәбеннән И. Г. Чупанова оештырган тренингларда катнаштылар. Шулай ук барлык кунаклар игътибарына «Ана-бөек исем» дип аталган шагыйрә Йолдыз Шәрәпова белән очрашу-әдәби музыкаль кичә күрсәтелде.
Түгәрәк өстәл барышында, дәрес һәм чараларга анализ ясалды, укытучыларга тәкъдимнәр җиткерелде. Мәгариф идарәсе методистлары Ф. Т. Сабирова, А. И. Такиева республика һәм район күләмендә милли мәгариф һәм балалар оешмалары эшчәнлеге юнәлешендәге проблемалар, алга куелган бурычлар турында фикерләрен җиткерделәр, яңалыклар белән таныштырдылар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
-
4 март 2021 - 18:46Ана капиталын алам, дип, сабыен җирләгән... Танышлары киңәше буенча ул микрофинанс компаниясенә мөрәҗәгать иткән. Янәсе, ул ана капиталын арттырачак.3500
-
4 март 2021 - 17:21Татарстанда узган тәүлектә 53 кеше коронавирус йоктырган Шул вакыт эчендә республикада Covid-19 инфекциясенең 18 184 очрагы теркәлгән.7301
-
4 март 2021 - 16:11Тимер чүмеч белән кыйнаган... Ул балаларны каеш, такта, тимер чиләк һәм чүмеч белән кыйнаган.16000
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар43200
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.33600
-
3 март 2021 - 13:21Эш көнен кыскартырга тәкъдим итәләр Русиядә 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен эш көне озынлыгын кыскартырга тәкъдим иттеләр.45101
-
2 март 2021 - 20:11Сөйләшер сүзләр күп җыелган... Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр мәктәп елларында салына.43002
© 2011 - 2021. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+