Хезмәт

Түнтәрне кемнәр гөрләтте (+видео)

Кар ява, юлда буран, дип тормадылар кичке караӊгылык җиргә төшкән чагында Түнтәргә таба автобус-машиналар агылды.

Тамашачы килгәнче күргәзмәне эзерлисе бар, жюри караганда бар да тәртип булуы кирәк шул. Ә тамашачы озак көттермәде, сәгать кичке алтыда күргәзмә белән таныша да башладылар. Һәр мәктәптән килгән ата-аналар башкаларныӊ кул эшләрен карадылар, үзләренеке белән чагыштырдылар.

Бу чарага әзерлек вакытында әти-әниләрнеӊ әле читләр белмәгән сәләтле яклары да ачылган – кем җырлый, кем бии, ә менә Шубанда бик оста итеп рәсемнәр ясаучылар бар икән. Сыйныф һәм мәктәп җитәкчеләре киләчәктә ата-аналарныӊ бу сәләтләрен тулсынча файдаланырбыз, дигән фикер белдерделәр. Ә сәхнәдә һәр мәктәптән килгән командаларныӊ чыгышлары үзенчәлекле, эчтәлекле булды.

Автор фотолары һәм видеосы.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: