Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Тургай»лыларның куйган максатлары тулысынча үтәлгән

Мәктәпкәчә яшьтә өйрәнелгән белемнәр гомер буе истә кала.

3нче апрельдан Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында айлык башланып киткән иде. Без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык: балалар бакчасында куркынычсызлык проблемаларына игътибарны арттыру; мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәм аларның ата-аналарының куркыныч ситуацияләрдә булган куркынычсыз тәртип кагыйдәләре, алардан саклану ысуллары турында мәгълүматлылыгын яхшырту; мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәм аларның ата-аналарының үз куркынычсызлыгына аңлы мөнәсәбәтен арттыру.

Мәктәпкәчә яшьтә өйрәнелгән белемнәр гомер буе истә кала, димәк, балаларның имин хезмәт итү гадәте киләчәктә производствода да бәхетсезлек очракларын киметү өчен гарантия була ала. Һәр төркемдә балалар белән әңгәмәләр үткәрелде: янгын куркынычсызлыгы, хезмәт эшчәнлеге, балалар бакчасы участогында йөргәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, төркемдә үзеңне ничек тотарга. Әти-әниләргә барлык куркынычсызлык темаларына иструктажлар үткәрелде. Хезмәткәрләр өчен куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар, хезмәтне саклау таләпләрен белү белән өйрәнүләр.

28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Безнең «Тургай» балалар бакчасында Хезмәтне саклау көне «Мин куркынычсыз хезмәт өчен! " девизы астында билгеләп үтелде. Һәм йомгаклау чарасы итеп хезмәткәрләр арасында, төркемнәргә бүленеп эшлекле уен үткәрелде.

Уенның темасы “Хезмәтне саклау белгечләре” дип исемләнгән иде. Уен барышында балалар бакчасының психолог хезмәткәре Регина Сәмигуллина “Эмоциональ яну” темасына кызыклы тест үткәрде.

Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар нәтиҗәләре буенча, куелган бурычлар тулысынча үтәлгән дигән нәтиҗә ясарга була", дип хәбәр итәләр Норманың "Тургай" балалар бакчасы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев