Укучы БДИга пистолет тотып килгән
Шулай да имтихан үз вакытында үткән.
Керчь укучылары һәм студентлары салкын коралга битараф булмаулары белән аптырата. Узган елның октябрендә техникум студенты анда 21 кешене атып үтергән иде.
Быел Керчь шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә узган БДИга унберенче сыйныф укучысы пистолет алып килгән һәм имтиханны өзә язган.
БДИ тапшыру пунктына килеп җиткән полиция хезмәткәрләре егеттә уенчык пистолет булуын һәм аның куркыныч тудырмавын ачыклый.
Иң мөһиме - имтихан үз вакытында үтә. Бу очрак буенча тикшерү башланган, дип яза Кызыл таң.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев