Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучылар җитди киңәшмәдән соң “Яшел педсовет”та күңел ачты (фото)

Балтач "Сабантуй" паркында узган "Яшел педсовет" нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән укытучыларны, тәрбиячеләрне бүләкләүдән башланды.

Хөрмәт ияләренә мактау кагазьләрен тапшырырга район башлыгы Рамил Нотфуллин үз килгән иде. Укытучылар сабантуе җыр-бию,төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Укытучылар үзләре үк җыр-бию осталары, заманында сәхнәдән төшмәгән, бик күп лауреат исемнәре алган, җыр сәнгатендә җиңүләр яулаган район мәгариф идарәсе Алия Зәкиева да үз репертуарындагы җырын коллегаларына бүләк итте. Инде хәйран еллар үткәрелми килгән мондый күңелле җыенны "селктеп" йөрүчеләрдән дә ул булды. Бәйрәм кунакларын икмәкханә уңганнары кайнар коймак һәм чәй белән сыйлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250