Хезмәт

Укытучы өчен нәрсә бүләк тә, нәрсә ришвәт?

Укучыларының бәйрәм саен үз куллары белән язган ихлас котлау сүзле 5 – 6 тиенлек открыткаларын хезмәттәшләремнең укытучылар бүлмәсендә бергә җыйналып укып, никадәр ләззәтле минутлар кичергәннәре әлегедәй күз алдымда.

Укытучы халкын гомер-гомергә иң намуслы, иң инсафлы, үзе укыткан укучыларының абый я апа дип ихлас елмаеп дәшүләрен үзенә карата булган иң зур ихтирам билгесе дип кабул иткән олпат затлар буларак санап килдек. Әле мин мәктәптә укыткан узган гасырның 80 нче елларында да бу шулай иде. Укучыларының бәйрәм саен үз куллары белән язган ихлас котлау сүзле 5 – 6 тиенлек открыткаларын хезмәттәшләремнең укытучылар бүлмәсендә бергә җыйналып укып, никадәр ләззәтле минутлар кичергәннәре әлегедәй күз алдымда. Хәзер заманы башка, диләр. Шуңамы, телевидение тапшыруларында, матбугат битләрендә булсын, берсен-берсе уздыра-уздыра  мәгариф системасы коррупция чоңгылында, укытучыларны ришвәт коллары буларак күрсәтү модада.

Әйтик, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү өлкәсенә күзәтчелек һәм контрольлек итү департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова да матбугат конференцияләренең берсендә: «Республикабызның Бөгелмә, Биектау, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе районнарында. Казан, Чаллы. Түбән Кама шәһәрләрендә яшәүче һәр өченче кеше үзләрендәге мәгариф учреждениеләре ришвәтчелек баткаклыгында, дигән карашта», – дип фикерен җиткергән иде. Ә чынлыкта ничек? Укытучы өчен нәрсә бүләк тә, нәрсә ришвәт? Бу уңайдан берничә мәгариф хезмәткәре һәм галимнең фикерен белештек. Аларның фикере белән сез килешәсезме? Ата-аналар, укучылар үзләре бу хакта ни уйлый? Сездән уй-фикерләрегезне көтеп калабыз.

Гөлнур КАСЫЙМОВА, Казандагы 98 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

Коррупция, ягъни кешедән «взятка»алу һәм бүләк алу, минемчә, икесе ике төрле нәрсә. Коррупциягә юл юк, дип һәркем кабатларга тиеш. Ләкин безнең көндә бу явызлык белән күп кеше очраша. Минемчә, коррупция белән күбесенчә чиновниклар эш йөртә. Кешеләрнең хәләл җыйган акчаларын алып, хыялларын тормышка ашырырга тырышалар. Мәсәлән, коррупция бала тудыру йортларында, балалар бакчаларында, югары уку йортларында, шифаханәләрдә, шулай ук юлда йөрү кагыйдәләрен саклаучы полицейскиларда киң таралган. Андый кешеләрне мин эгоистлар, дип атар идем.

Коррупциягә китерүнең төп сәбәпләре нәрсәдә соң? Һәрбер күренешнең сәбәбе булган кебек, коррупциянең дә үз тамыры бар. Алар:

  1. түбән хезмәт хакы;
  2. законнарны белмәү;
  3. җиңел юл белән табыш алу;
  4. халыкның түбән дәрәҗәдә яшәеше;
  5. эшсезлек һәм башкалар.

Коррупциягә каршы көрәшү йөзеннән мәктәпләрдә, училищеларда, югары уку йортларында төрле чаралар үткәрелә. Укучылар төрле рәсемнәр, презентацияләр ясап, рефератлар язып, иптәшләренә бу шөгыльнең нинди начар юл икәнлеген исбатлыйлар. Ләкин бу чаралар гына җитми, хөкүмәтебез коррупция белән көрәштә тагын ниндидер юллар табарга тиеш.

Минемчә, коррупция бөтенләй булмаска тиеш. Һәркем үз көче һәм сабырлыгы белән авырлыкларны үтсен иде. Кешенең бүген акчасы булса, икенче көнне ул бар байлыгын югалтырга мөмкин. «Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын!» – дип, тикмәгә генә әйтми бит татар халкы. Әйдәгез, бер-беребезгә карата игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк һәм ярдәмчел булыйк! Ходай каршында җавап бирәсе бар бит. Кеше шул турыда уйлансын иде.

Ә инде бүләк бирүгә килгәндә, бирүче кеше аны ихлас күңелдән, чын йөрәктән бирсә, шул вакытта гына ул бүләкне алырга мөмкин (әгәр дә ул зур бүләк булмаса). Минемчә, бүләк бирү игътибарлылык, хөрмәт билгесе булып тора. «Инә дә бүләк, дөя дә бүләк», ди татар халкы. Кечкенә бүләкме ул, зурракмы, син аны рәхмәтеңне әйтеп ихлас күңелдән алырга мөмкин. «Бүләк зур булмас, укыган кеше хур булмас», – ди халкыбыз. Бер-беребезгә игътибарлы булып яшәсәк иде!

Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы:

– 34 ел мәктәптә эшләү дәверендә минем бер тапкыр да ришвәтчелек белән очрашканым булмады: үзем дә бирмәдем, алмадым да. Әлбәттә, балаларның яраткан укытучыларын хөрмәт итү, шушы хөрмәтне бүләк аша күрсәтәсе килү – табигый күренеш. Шуңа да укучылар Укытучылар көне, Ватанны саклаучылар көне кебек календарь бәйрәмнәрдә, туган көнендә сыйныф җитәкчесенә класс белән бүләк әзерләргә тырышалар. Монда бер фактны әйтеп үтәсем килә. Укучыларны әзерләгән бүләкләрен матур итеп бирә белергә дә өйрәтергә кирәк. Укытучы өйрәтмәсә, кем өйрәтер инде аларны. Әле дә хәтеремдә, 2017 елда чыгарган классым 8 нчедә укыйлар иде. 23 февральгә класс белән миңа бүләк итеп 6 стаканнан торган набор алып килгәннәр. Иртән класска килеп кергәндә бүләкне өстәлемдә күрдем. Тик күрмәмешкә сабыштым да эшемне башлап җибәрдем. Ә бүләк өстәлдә ятуын дәвам итте. Звонок булгач, чыгып китәргә җыендым. Шул моментта алда утыручы Марат, бүләккә күрсәтеп бу сезгә иде, ди. Туктарга мәҗбүр булдым. Бүләкне болай бирмәскә кирәклеген аңлатам. Укытучы керүгә тезелеп басып, матур теләкләрегезне әйтсәгез, бүләге булмаса да ярый димен. Ә бу бүләгегезне класста калдырабыз дидем. Шулай итеп класс алты стаканлы булды, мәктәп бетергәнче стаканнар үзләренә хезмәт итте. Билгеле, алар чыгып киткәнче өчкә генә калды инде алар. Башка бәйрәмнәрдә яки бер- берләрен туган көннәре белән котлаганда инде котлау мизгелләре нәкъ мин өйрәткәнчә узды. Шуннан соңгы елларда да чәчәкләр, тортлар алып килгән чаклары булды. Алар миңа бүләк алып киләсе көнне үз тортлары белән чәй эчеп кайтасыларын беләләр иде инде.

Шәһәрдәгеләр ничектер, әмма авыл мәктәпләре бүләк мәсьәләсендә әнә шулай «скромный» инде ул. Белем көнендә дә ниндидер сатып алынган кыйммәтле букетлар түгел, бакчаларында үскән, күп очракта мәктәп бакчасыннан җыелган чәчәкләр  букетын сөенеп кабул итәбез.

Соңгы кыңгырау көне җиткәч, укучыларыма үзем бүләк әзерлим. Минем принцибым: бүләк үзенең затлылыг, кыйммәтлелеге белән кемнедер шаккаттыру өчен түгел. Ул укучыларыма үзләре белән 7 ел яшәгән класс җитәкчесен хәтерләтеп торырга, аңар ниндидер символик мәгънә салынган булырга тиеш. Укучылар да моны аңлый, алар да үз чиратында шундый бүләк әзерләргә тырышалар. Мәсәлән, соңгы чыгарылышым кулдан эшләнгән класс портретын бүләк иттеләр. Моны инде ришвәт дип тамгалап булмыйдыр.

Ә инде укып чыккач, эшли башлагач, мәктәпкә очрашуга килгән укучыларның яраткан укытучыларын хәләл көч белән табылган бүләкләре белән хөрмәтләргә хаклары бардыр. Бу очракта да укытучыны ришвәтче дияргә ярамыйдыр.

Укучылар үзләре дә аңласыннар иде. Мәктәптә укыганда бирелгән бүләк ул ничектер укучы тарафыннан нәрсәне дә булса күздә тотып башкарылырга мөмкин, әле бит алга таба укыйсы бар, ни әйтсәң дә, соңгы билге куелмаган. Ә мәктәпне бетергәннән соң, инде сине укытучы белән берни бәйләмәгәндә укытучыңа килеп, аңар бер генә чәчәктән торган булса да букетыңны биреп китү укытучыны җиде кат күкләргә күтәрә. Интернет киңлекләрендә бер кешедән икенчесенә җибәрелеп «таушалып» беткән Ватсап чәчәкләре түгел инде ул.

Борис ТИМЕРКАЕВ, профессор КНИТУ-КАИ:

– Брать или не брать. Мне вспомнился один эпизод из кинофильма «Белое солнце пустыни»:

Ты меня знаешь, Абдулла.

Я мзду не беру.

Мне за державу обидно.

В 90-е годы прошлого века начался революционный переход России в капитализм. Многие даже не успели почувствовать, как оказались в капитализме. Развитие кооперации, появление в большом количестве импортных товаров, переход средств производств в частные руки привели к остановке многих отечественных производств. Многим в эти годы приходилось выживать. В бедственном положении оказались медицина и образование. Они еще оставались госбюджетными, но им уже не запрещали зарабатывать деньги. Именно тогда медицинские учреждения вместо того, чтобы лечить, стали оказывать медицинские услуги, образовательные учреждения вместо того, чтобы дать образование, стали оказывать населению образовательные услуги. Любая услуга при капитализме является платной. Появились тарифы на определенный вид услуг и эти услуги стали оформлять через кассовые аппараты с квитанцией и определенной гарантией качества оказанных услуг. Остается ли место взяточничеству при таком капитализме, который у нас в стране переживает этап эволюционного развития при частичном сохранении госзаказа, и как отличить взятку от благодарности за заботу и высокий профессионализм? Допустим, пациент приходит к стоматологу. Стоматолог обязан оказать пациенту услуги: осмотреть, определить состояние зубов, проконсультировать по профилактике, предложить лечение. Если пациенту понравилось лечение, консультация, человеческое отношение, то у него может возникнуть желание поблагодарить  врача. Он пойдет в магазин, купит коробку конфет и передаст врачу. Правда, за это врача наказывают. Никаких поборов не должно быть. Тем не менее, этот случай может быть классифицирован как благодарность. Если же к стоматологу приходит молодой человек с круто бритой головой, толстой золотой цепочкой на шее, точно не из бедных слоев населения, и, входя, передает врачу пакетик с коробкой конфет. А в пакетике, кроме конфет, ещё есть и конвертик с деньгами, то это точно взятка. Пациенту еще никаких услуг не оказано, но он, рассчитывает, что его будут лечить по высшему разряду, т.е. он покупает услугу непосредственно у специалиста, минуя кассы и официального оформления.

Если медицинские услуги существовали всегда, то услуги в системе образования появились еще недавно. Они, в основном, относятся к дополнительному образованию: кружки, консультации, подготовка к ЕГЭ и ЕРЭ, где уже определен прейскурант. Но в то же время родители не оставляют учителей без внимания. Цветы к 1 сентября и в День учителя, коллективный презент к 8 Марта. Это, конечно же, благодарность родителей за тяжелый труд учителя. В то же время покупка оценки, просьба о помощи при контрольных, олимпиадах, просьба хорошего отношения со стороны учителя, хороших оценок в аттестат, конечно же, классифицируются как взятка.

Нашумевшая история о взятке федерального министра у руководителя очень крупной компании могла бы закончиться миром, если бы в дипломате оказались конфеты и бутылка шампанского. Передача дипломата произошла после завершения сделки, чему способствовал как раз министр. Следовательно, если не было договоренности до свершения сделки, то случай можно было бы классифицировать как благодарность руководителя за удачную сделку. Но вес благодарности как раз тянул на взятку.

Таким образом, если человеку на радостях делают подарок после завершения дела, то это благодарность, если подарок делается до завершения сделки, или же оговариваются условия о марже, то это взятка.

С моей точки зрения, в системе образования не должны быть образовательные услуги. Это унижает достоинство учителя. Его покупают и ставят условия. Даже ребенок будет считать, что в данной ситуации он главный, что учитель должен с ним работать, потому что его услуги оплачены. Поэтому термин «образовательные услуги» надо ликвидировать.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: ришвәт
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: