Универсиаданы каршылап
Универсиаданы каршылап район мәктәпләрендә актив эш алып барыла. Сентябрь аенда мәктәпләрдә шушы теманы яктырткан дәресләр һәм сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
Уку елы ахырында һәм уку елы башында укучыларның физик хәзерлеген билгеләү буенча мониторинг үткәрелде. Районның 10 мәктәбе мониторинг нәтиҗәләрен автомат системага кертте. Сентябрьдән гыйнварга кадәр баскетбол, волейбол, теннис, мини-футбол һәм бадминтон буенча «Президент ярышлары»ның мәктәп һәм муниципаль этаплары үтте. Район күләмендә 30, 60, 1000 метрга йөгерү, турникта тартылу, идәннән этелү, озынлыкка сикерү буенча 5нче, 7нче, 10нчы класслар арасында үткәрелгән «Президент ярышлары»нда 5нче, 7нче сыйныфлар арасында гимназия, 10нчы сыйныфлар арасында Балтач мәктәбе укучылары җиңү яулады.
Казан шәһәрендә узачак Универсиаданы каршылап районкүләм үткәрелгән «Команда-2013» конкурсында Куныр, Нөнәгәр, Сосна, Кенә, Алан мәктәбе һәм гимназия командалары алдынгылыкны яулады. Конкурста катнашучылар Универсиадада катнашачак берәр илне сайлап, бу илнең халкы, теле, мәдәнияте, традицияләре белән таныштырдылар. Үзләренең волонтерлык эшләре турында презентация күрсәттеләр. Универсиада объектларына инглиз телендә экскурсия ясадылар.
Күптән түгел Сосна, Кече Лызи, Яңгул, Бөрбаш, Чепья укучылары мәдәният йортларында «Универсиаданы каршылап» дигән тема астында эшләнгән эшләргә йомгак ясады. Бу чараны Яңгул, Кече Лызи, Урта Көшкәт, Салавыч, Куныр урта мәктәбе укучылары Универсиадага багышланган чыгышлары белән ачып җибәрделәр.
Быел «Безнең Олимпия сәламе» темасы астында «Сәламәтлек театрлары»ның район конкурсы үткәрелде. Нәтиҗәдә Шубан, гимназия, Нөнәгәр, Куныр, Кече Лызи мәктәбе сәламәтлек театрлары җиңү яулады. Алан, Карадуган, Чепья, Салавыч мәктәпләре дә уңышлы чыгыш ясады.
Фото интернет челтәреннән алынды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 09:41Гимназия милли-мәдәни үзәк булырга әзерме соң? Балтач гимназиясе директоры Ринат Камил улы Мөхәрләмовтан биш сорауга – биш җавап1100
-
28 февраль 2021 - 08:11Җәяүле энциклопедия. Кем дип уйлыйсыз?! Айдар белән Илдарны кемгә дә булса калдырып, һаман да совет балаларына, совет халкына белем-тәрбия бирергә ашыкканнар.8601
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар15500
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.15200
-
26 февраль 2021 - 12:11Юл фаҗигасендә һәлак булган Хашимовлар бәби ашына барырга чыккан булганнар... "Киа" машинасы йөртүчесе турында мәгълүмат аз. - Бик матур, яшь егет. Ялгышмасам, Апас районыннан, диделәр. Эш буенча Балык Бистәсенә кайткан булган, - диде Нәзирә.56700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика