Хезмәт

Урта Көшкәт мәктәбендә Россия Федерациясе Герое Олег Исаевның хөрмәтенә кичә үткәрелде

17нче гыйнвар көнне Урта Көшкәт мәктәбендә Россия Федерациясе Герое Олег Исаевның хөрмәтенә, аның туган көне (14нче гыйнвар, 1964нче ел) уңаеннан, очрашу кичәсе үткәрелде.

Кунакка Геройның әнисе - Вера Петровна белән әтисе - Николай Степанович, район хакимиятеннән, Олег Исаев укыган Арча көллиятеннән вәкилләр, Әфган һәм Чечня сугышларында катнашкан якташларыбыз да чакырулы иде.
Тантаналы чарадан соң чаңгы ярышлары һәм волейбол уеннары башланып китте. Россия Герое Олег Исаев исемен йөртүче мәктәптә ел да шулай зурлап искә алу кичәләре оештырыла.
Василий Никитин
Урта Көшкәт мәктәбе укытучысы.
Фото: http://www.an-tat.ru/zhurnal-nash-dom-tatarstan/27/1466/

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: