Хезмәт

Урта Көшкәт урта мәктәбенең «Инвожо» ансамбле VI Халыкара этник фестивальдә катнашты

22-24 нче август көннәрендә Казан шәһәрендә VI Халыкара этник фестивале үткәрелде.

Район хакимияте ярдәме белән безнең районнан Урта Көшкәт урта мәктәбенең Камаев Виктор Павлович җитәкчелегендәге «Инвожо» ансамбле (19 укучы һәм 2 укытучы) фестивальдә катнашты.
Ансамбль махсус уен мәйданында удмурт халык уеннарын өйрәтү буенча мастер-класс күрсәтте, башка коллективларның мастер-классларында катнашты, тамашачы игътибарына үзләренең удмурт милли уеннарының берсен тәкъдим итте.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: