Хезмәт

Кирәкле һөнәрле бул!

Бүген район мәдәният үзәгендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бик мөһим чара үткәрелде.

Аларның киләчәкләрен кайгыртып, Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария академиясе укытучылары үз ВУЗларына нинди тәртипләр буенча укырга кереп булганын аңлаттылар. Чарада БДИны вакытында тапшырып бетерү, берьюлы берничә уку йортына документ тапшыру мөмкинлеге барлыгы, тулай торак мәсьәләсе, стипендияләр турында сүз алып барылды. Очрашу барышында укучылар өчен кызыклы материаллар тупланган буклетлар өләшенде. Егет-кызларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларын юллап, аларга тулы җавап алдылар.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: