Хезмәт

Яңа буынның бәхете – әхлаклы булуында

28 нче февраль көнне мәктәптә "Яңа буынның бәхете - әхлаклы булуында" исеме астында әхлак укытучыларының район семинары булды.

Мәктәбебезгә күп кенә кунаклар килде. Алар арасында Фазлыев Җәлил хәзрәт, Казан шәһәре шәкертләредә бар иде. Семинарда әхлак укытучысы Шәрәфиева Гөлнара Мансуровна "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс" темасына дәрес һәм "Сиңа бабаң мирас калдырдымы?" дигән класстан тыш чара күрсәтте. Авылыбызның мөхтәрәм кешеләренең берсе Зарипов Р.Ш. укучыларны һәм килгән кунакларны Түнтәр авылы һәм мәдрәсә тарихы белән таныштырды. Соңыннан Җәлил хәзрәт чыгыш ясады. Семинар эшлекле һәм файдалы үтте.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: