Хезмәт

Яңа уку елын – яңартылган мәктәптә (фото)

Бүгенге көндә республикабызда һәм районыбызда бай тарихлы авыллар күп, әмма алар арасында үз авылларын уңышлары белән данлаучы, шул ук вакытта аңа эчкерсез ярдәм итүче шәхесләре белән макталучылар сирәк.

Ә менә Арбор авылы андый ярдәмнең нәтиҗәсен үзенең көндәлек тормышында тоя.Бары фәнни-тикшеренү инситутлары гына очына чыгарлык классик фәнни хезмәтләр язу белән бергә, татар дөньясында танылган җырлар иҗат итүче Гарифҗан Мөхәммәтшин, озак еллар республикабызда һәм Идел буе регионнарында юллар төзүгә уңышлы җитәкчелек иткән, бүгенге көндә фән белән шөгыльләнүче Мөхәммәт Гатиятуллин, республиканың торак-коммуналь оешмасы хезмәткәрләре арасында билгеле шәхес Роберт Зәкиев, туган авылында күмәк хуҗалык белән идарә итүче Хәмит Баязитовлар нәкъ тә шундый ярдәм итүчеләр.

Арбор авылының һәр тыкрыгына җәелгән асфальты, зират коймаларының яңаруы, мәчет төзелүе, җәмәгать биналарын бизәп торучы коймалар, атаклы «Урбар авылы» тарихын барлап язып, нәшрияттә бастыру, сугыш афәтендә һәлак булган, анда батырларча сугышкан авылдашлары өчен монументаль һәйкәл кую, республика күләмендә танылган кышкы тауда авыл белән чана шуу, авылга башкаладан данлыклы шәхесләрне, артистларны, иҗат әһелләрен җәлеп итеп, алар белән укучылар, авыл кешеләрен очраштыру (монысы авылдашлары, хәзер «Шәһри Казан» газетасында уңышлы эшләп килүче Зөлфия Хәлиуллина хезмәте), бергәләп үзләренә генә хас булган хыялларны торрмышка ашыру дисеңме¸ болар әле башкарылган эшләрнең бик азы гына.

Бүгенге көндә 50 укучысы булган Арбор төп урта мәктәбе үзенең тарихы һәм бүгенгесе белән мактала ала. Моңарчы эшләнгән игелекле эшләр янына «өф» итеп тоткан төп урта мәктәп бинасына ремонт кергәч, арборлыларга бәхет ишелеп яуды, дип әйтергә була. Иганәчеләр ярдәме белән алдагы елларда мәктәпнең спорт залы, химия-биология бүлмәсе ремонтланып, хәзерге тәлапләргә җавап бирерлек итеп куелган иде инде. Түбә, тәрәзәләр, җылылык системасын, электр линияләрен тулысынча алыштыруны озакка сузмаганнар. Төзүчеләр программа буенча каралган барлык эшләрне төгәл башкарып чыккан, үзебезнекеләр булгач, булсынга дип эшләгәннәре күренеп тора.

Наил Сафиуллин җитәкләгән төзелеш оешмасының районда җаваплы төзү объекты бу гына түгел. Татарстан Дәуләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында тантаналы төстә ачылган Түнтәр авылы клубының бинасын файдалануга тапшырганда мөхтәрәм кунакның кулыннан олы бүләк алулары - уртак хезмәт нәтиҗәсе. 1 сентябрь - Белем көнендә укучыларның, укытучыларның хәм әти-әниләрнең шатлыгын уртаклашырга килгән Татарстан Республикасының Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин бер-берсенә ярдәмчел, булганның кадерен белеп яшәүче арборлыларга бәхет, белем серләренә төшенергә килгән укучыларга уңышлар теләде. Ә әти-әниләр исә мәктәпләренә яңа рух биреп, аны заманча иттереп төзекләндергән, матурлаган төзүчеләргә, аларга һәрдаим ярдәм иткән укытучылар коллективына, җирле авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчелегенә чиксез рәхмәтләрен ирештерде.

Калган фотоларны биредә карый аласыз: http://baltaci.ru/tt/gallery.html
Охшаш материаллар:Яӊа уку елын башладык

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: