Яхшы хезмәт хакы түләнә торган эшкә урнашу өчен югары белем мәҗбүри түгел

Күпчелек респондентлар уңышлы карьера булдыру өчен югары белем кирәклегенә шикләнә.
(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Россиялеләрнең күпчелеге (70 процент) инануынча, яхшы хезмәт хакы түләнә торган эшкә урнашу өчен югары белем мәҗбүри түгел. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Моннан тыш, респондентларның 68 проценты уңышлы карьера булдыру өчен югары белем кирәклегенә шикләнә. 65 проценты исә дипломның булмавы аз хезмәт хакы түләнә һәм дәрәҗәсе түбән булган эшкә урнашу өчен сәбәп түгел, ди.
Россиялеләр югары белем алу елдан-ел кыенлаша дип саный. Респондентларның 63 проценты — шундый фикердә. Шул ук вакытта, сораштырылучыларның 18 проценты диплом алырга кирәк, чөнки шулай кабул ителгән, ә 58 проценты югары белем уңышлы карьера булдыру һәм алга куйган максатларга ирешү өчен яхшы мөмкинлек дип исәпли.
Фото: pixabay.com/ru
-
5 декабрь 2019 - 22:21Декада кысаларында ниләр була? Билгеле булганча, 1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар декадасы үтә.7201
-
5 декабрь 2019 - 21:41Кар чистартучы "КАМАЗ" такси машинасын "чистарткан" Кадрларда өченче транспорт дамбасында «КАМАЗ» йөк машинасының кар чистартканда чистарткычы белән чит ил машинасына килеп бәрелүе күренә.10901
-
5 декабрь 2019 - 20:46Сездән – сорау, бездән – җавап: икенче гаетне көтәргәме? “Гает корбаны чалырга ниятләгән идем, тик Корбан бәйрәмнәрендә өлгерә алмый калдым. Хәзер нишләргә икән? Икенче гаетне көтәргәме?” И. Балтач бистәсе.9600
-
20 ноябрь 2019 - 13:41Коррупциягә бәйле мәсьәләләргә багышланган «түгәрәк өстәл»
-
30 октябрь 2019 - 11:15Балтач данын республика сәхнәсендә таныткан Данил Садыйков "Одной девушке" шигырен укый
-
14 октябрь 2019 - 13:50Продается квартира Продается квартира в центре Балтасей, по очень выгодным ценам!172602
-
2 декабрь 2019 - 11:16Газетаның 47нче санында (29 ноябрь, 2019 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар. Сатыла, хезмәт күрсәтү.15400
-
5 декабрь 2019 - 10:40Казан, Аргентина һәм Германия обсерваторияләрен бергә ЮНЕСКО исемлегенә кертәчәкләр Өч обсерваториянең барысына да Германия җиһазлары куелган.144900
-
5 декабрь 2019 - 13:16Аллам сакласын! Күршеләрдә бер атна эчендә ике фаҗига Социаль челтәрләрдә Сабада тагын фаҗигале хәл булуы турында хәбәр таралды.70100
-
4 декабрь 2019 - 13:16Һәлакәттә комага киткән хатын баласын өч сәгать кулында тотып торган Пассажирлар утырган автобус елга аша салынган күпердән төшеп капланган. Фаҗигадә унтугыз кеше үлде.51600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт (Труд)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47643 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, п.г.т Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика