Хезмәт

Яшьлегем сагындыра

«Хезмәт газетасындагы «Хәтер китабы» турындагы белдерүне укыгач, үземнең баштан кичкәннәрне минем дә язасым килде.

1941 нче елның матур, кояшлы июнь аеның бер көне. Бергә укыган Носла авылы малайлары белән үзебез укып чыккан Яңгул мәктәбендә үткәрелгән чыгарылыш кичәсеннән ялан тәпи, җәяүләп авылга кайтып барабыз. Ор авылы башына кайтып җиткәч, коточкыч авыр хәбәр - сугыш башланганын әйттеләр. Бу ачы хәбәр безне телсез калдырды. Урта белем алып шатланып кайтуыбызны да әйтә алмадык. Менә шул көннән башланды инде безнең авыр, йокысыз төннәр һәм бетми торган газаплы эшләр. Ул елларда авылда яше-карты, бала-чагасы барысы да чыпта суга иде. Без дә суктык аны. Шул сугыш башланган 1941 нче елның сентябрендә Ор башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли башладым. Мәктәбебез иске мәчеттә булса да, уңайлыклар тудырылган, класслар бүлеп ясалган. Кыш көне суык булуы гына үзәккә үтте. Шуның өчен без укытучылар һәр елны җәйге каникулда Алан урманына барып, кыш көне мәктәпкә ягар өчен утын кисә идек. Эшләр беткәч аны мәктәпкә ташып, подвалга өеп кую да безнең өстә булды. Дөрес, колхоз безгә арбалы ат белән бер кеше биреп, без аның белән бергәләп эшли идек. Көн саен алып кайткан утынны подвалга ташып өеп куймасак, аны төнлә урлыйлар. Шуның өчен без аны бикләп куя идек. Тормышлар авыр, эшлисе эшләр бик күп дип уфтанып, зарланып утырмадык. Яшьлек чәчәк аткан еллар бит, уйнадык, көлдек, күңел ачу кичәләре оештырдык. Һәр атнаның шимбә көнендә спектакль куя яки концерт оештыра идек. Ә сәхнәне мәктәптә парталар өстенә такталар җәеп ясый, пәрдәләрне кешеләрдән җыеп кора идек. Алай да яшьлек чорымда озак еллар бик җаваплы эшләрдә көн-төн эшләсәм дә, «мин», дип чәчрәп тормагач, бернинди мактау кәгазем дә юк. 6 бала тудырып үстергәнгә генә медалем бар. Гаилә тормышымда да артык авырлык күрмәдем. Тормыш иптәшем дә бик акыллы, тырыш, булдыклы кеше иде. Балаларны да тигезлек белән үстердек, дүртесе югары белем алды. Әтиләре генә бакыйлыкка иртә күчте.
35 ел авылыбыздан миннән башка бер укытучы да чыкмавы игътибарга лаек күренеш. Җәйге каникулларда укытучылардан бер үзем кала идем. Шуның өчен колхозның бөтен эшен дә колхозчылар белән бергә эшләдем: печән дә, борчак та чаптым, урак та урдым, ындыр да суктым, ашлык та чистарттым. Мәктәптә укулар башлангач 3әр сменада эшләргә туры килде. Эшнең бик күп һәм авыры кыш көнендә була иде. Аеруча балаларга авыр. Өс, аяк киемнәре юк дәрәҗәсендә. Шундыйларның өйләренә барып укыткан чаклар булды. Совет чорында укыту дәверендә 16 ел колхоз комсомол оешмасы секретаре, 18 ел комсомол мәгарифе челтәрендә пропагандист булып эшләдем. Шул ук чорларда 20 еллап мәктәп мөдире хезмәтен дә башкарырга туры килде. Тырышып эшләгән эшеңнең яхшы нәтиҗәсен күрү һәр кеше өчен дә бик зур куаныч бит ул. Мин дә укучыларымның мине онытмыйча, хөрмәтләп тотуларына сабыйларча куанып яшим.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: