Хезмәт

Югалмас хәзинәләр

Мин һөнәрем буенча - тәрбияче. Менә бүгендә, көндәгечә, нәниләрем белән үткәреләчәк шөгылемне күңелдән барлап, бакчага эшкә юнәлдем. Нәсел дәвамы, орчык буе гына, тиктормас нәниләр, үзләренең якыннары - яраткан әби-бабайлары турында нәрсәләр беләләр икән? Алардан нинди һөнәрләргә өйрәнәләр? Ашыгам. Ә балаларны күр әле син! Алар, миңа караганда да эшлеклеләк кыяфәттә, шөгыльгә...

Өйдән, әби-бабайлары биреп җибәргән түбәтәй, калфак, алъяпкычларны рәсемгә төшерәләр. Рәсемгә генә түгел, ерак гасырлардан килгән, бай мирасыбыз хәзинәләрен керсез күңел дәфтәләренә күчерәләр. Аларның күңел биреп шөгыльләнүләрен күзәтү искитмәле.
Бу иҗатка керешкәнче һәр бала үзенең әби-бабайсы өйрәткән татар халык әкиятләрен, көйләрен уеннарын искә төшерде.
Күр әле син Н. Әдиләне, әбисе өйрәткән бию такмакларын ничек оста итеп, көйләп башкара? Салават, Фатыйх, Диләрәләрнең, Ралинәнең дәү әни, дәү әтиләре турында сөйләгәндә, күзләренең очкынлы карашын күрсәгез, мәңге онытмассыз!
Аларга карап, миндә балачагыма кайтканымны сизми дә калдым. Ак яулыклы әбием, миңа чисталык, әдәплелеккә өйрәтә иде, аларны онытмыйча үтәргә куша иде. Үскәч кенә, ул җөмләләрнең мин хәдисләр булуын аңладым. Әбиемнән өйрәнгән ул хәдисләр, бүген дә күңелем түрендә иң якты хатирә булып сакланалар һәм мин ул хәдисләрне кечкенә вакытларында үз кызларыма да өйрәттем. Рәхмәт әбиемә! Урыны оҗмахта булсын!
Бүгенге югары тигезлекне технологияләр, минут саен үзгәреп торучы информацияләр заманында үткән мирасыбызны барлау, саклау омтылышы сирәгәя бара кебек. Ә бит киләчәк буынның рухи дөньясын баетуда, әби-бабайларыбызның өлеше бәяләп бетергесез. Бала дөньяга килгәч тә, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, көйләрен беренче тапкыр өлкәннәр авызыннан ишетә, аларның яшәү рәвешеннән күрә, күзәтә, өйрәнә. Әби-бабайлар үз чиратында, чиксез бай мирасыбыз хәзинәләре белән кызыксыну теләген оныкларында да уята беләләр. Мин аны үз эш-тәҗрибәмнән чыгып та күзәтәм.
Бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да без олылар белән еш очрашабыз. Гореф-гадәтләргә, йолаларыбызга багышланган тәрбияви чаралар үткәргәндә генә түгел, көндәлек тәрбия процессында да әби-бабайларыбыз үзләре дә сизмәстән, гореф-гадәтләрдән кергән тәрбия элементларын еш кулланалар. Бу бик тә куанычлы күренеш. Шундый бай хәзинәле мирасыбыз мохитендә тәрбияви орлыкларының сабый күңеленә үтеп керүе, киләчәктә бу шәхесне хаталы, ялгыш адымнар ясаудан саклар.
Югалтмаска, өзмәскә иде бу тәрбияви чылбырны. Әгәр, шулай булса, бу җиһанда тормыш күпкә мәрхәмәтлерәк, матуррак булыр иде.
Түбәндә, балаларның күңел халәтләрен чагылдырган, әти-әниләре белән берлектә әби-бабайларына багышлап язылган иҗат юлларын тәкъдим итәм.
Өйрәтәләр
Әбием җырлар өйрәтә,
Бабай гармунда уйный
"Әпипәне" биемәсәм,
Бабайның кәефе булмый.
Алмаз Гарипов
Әбиемә
Әбием, дәү әнием,
Мин бит синең нәниең,
Күзләрең нурлар сипсен.
Пәрәмәчләрең пешсен.
Тиздән кунакка киләм
"Сагындым әбием!" - диям.
Илзидә Кәлимуллина
Югалту
Таныш булыйк
Исемен минем Нәсимә
Әбиемнеке Мөслимә.
Җәйнең аяз көнендә
Китте безне калдырып.
Яшәсә иде әби әле дә
Безне куандырып һәм сөеп.
Нәсимә Сәләхова
Бабай белән әбигә
Кызык инде безнең өйдә,
Бар да улым дип сөя.
Бабай гел үзенә тарта,
Әби минеке дия.
"Әни" - дидем -"Булмый болай
Башыма бер уй килде,
Зинһар өчен, бер энекәш
Алып кайт инде", - дидем.
Бабай малае булдым мин,
Дәү үсәргә дә әзер.
Әби дә нәүмиз калмады
Бишек тирбәтә хәзер.
Салават Фәйзрахманов

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: