“Юл әлифбасын” балалар сөенеп өйрәнә (фото)
Соңгы елларда районыбыз юлларында машиналар саны һәм хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә кирәклегенә басым ясый.
28 март көнне бистәнең 5нче номерлы балалар бакчасы - Саба, Теләче, Арча, Әтнә, Лаеш районнарыннан килгән коллегаларын, Балтач бистәсе тәрбиячеләрен һәм ЮХИДИ хезмәткәрләрен колач җәеп каршы алды. Җыюлуның төп сәбәбе - "Бердәм дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында балаларның юл-транспорт бәла-казаларын кисәтү" дип исемләнгән семинарда катнашып тәҗрибә уртаклашу иде.
Мөхтәрәм кунакларыбызны ишек төбеннән ЮХИДИ хезмәткәре булып киенгән сабыйларыбыз каршы алды һәм аларны юл йөрү кагыйдәләре иленә сәяхәткә чакырдылар. Сәяхәт бик мавыктыргыч һәм бик кызык иде. Бакча тәрбиячеләре тарафыннан балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча ачык шөгыльләр, нәтиҗәле метод һәм алымнар, проект эшчәнлеге тәкъдим ителде. Шулай ук бүгенге көн өчен яңа булган - интерактив уеннар һәм лэпбук кунакларда зур кызыксыну уятты. Балалар тарафыннан күрсәтергән театрны да семинарда катнашучылар җылы кабул иттеләр.
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәмәтов үз чыгышында юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә тәрбиячеләр белән әти-әниләр кулга-кул тотышып бердәм булып эшләве уңай нәтиҗә бирүен ассызыклады.
Балтач мәгариф идарәсе методисты Гөлнара Нотфуллина семинарга йомгак ясап, әлеге чараның эчтәлекле, югары дәрәҗәдә үтүен әйтеп узды.
Семинарда катнашучылар зур тәҗрибә туплаулары, методик яктан белемнәрен тагын да баетулары өчен бакча коллективына рәхмәт сүзләре белдерделәр.
Рания Шәймөхәмәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев