Хезмәт

Үзгәртеп корулар нәтиҗәсе

Соңгы елда мәктәпләрдә җәмәгать тыңлаулары үткәрелә башлау район мәгариф бүлегенең яңа эш алымы. Әлеге чара тәҗрибә уртаклашырга, яңалыкларны өйрәнергә һәм шул үк вакытта җитешсезлекләрне төзәтергә мөмкинлек бирә.


Күптән түгел Норма урта мәктәбендә булып үткән җәмәгать тыңлаулары да укыту һәм тәрбия бирү процессында килеп туган мәсьәләләрне ачыкларга, мәктәп тормышы белән якыннанрак танышырга һәм иң мөһиме, яңалыклар белән уртаклашырга җирлек тудырды. Бирегә район мәгариф бүлеге җитәкчесе, бүлек хезмәткәрләре, мәктәп директорлары һәм шушы җирлекнең җәмәгать эшлеклеләре чакырулы иде. Әлеге чара башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөһрә Кадыйрованың нетбуклар ярдәмендә өченче сыйныф укучыларына үткәргән математика дәресеннән өзек белән башланып китте. Килгән кунаклар яңалыкны ачык мисалда күреп, бик кызыксынып карадылар.
Агымдагы елда Норма урта мәктәбе базасында мәгарифне мәгълүматлаштыру буенча районның компетенция үзәге оешу мәктәп тормышын тагын да җанландырып җибәргән. Ә аннан соң чыгышлар башланып китте. Иң беренче булып сүз алган Норма авыл җирлеге башлыгы Фәрит Абдрахманов мәктәп коллективының җәмәгать эшләрендә актив катнашуын югары бәяләп, мәктәп администрациясенә рәхмәтен белдерде. Ә мәктәп директоры Фәрт Хаҗиев чыгышын реаль саннардан башлады: «Мәктәп 1984нче елдан бирле урта мәктәп булып эшли. 510 урынга исәпләнгән мәктәптә бүгенге көндә 317 бала белем ала. Шуларның 122сен 5 авылдан «Милли мәгариф проекты» буенча бирелгән 3 автобус белән йөртәбез. Соңгы елларда авыл җирлеге буенча ел саен б0лап бала туу мәктәпнең киләчәге өметле икәнен күрсәтә. Укытучылар коллективына килгәндә, 46 укытучы һәм тәрбиячебез бар. Шуларның 87 проценты югары белемле, педагогларның уртача яше -42 яшь...», диде ул. Әлеге күрсәткечләр укучыларга югары сыйфатлы белем һәм тәрбия бирергә мөмкинлек тудыруы хакында сөйли. Мәктәпнең матди-техник базасы нык, көнкүреш шартларының үтәлеше, яңа буын стандартларына туры килерлек заманча укыту-методик әсбаплар белән тәэмин ителеш тә яхшы дәрәҗәдә.
Компетенция үзәге булган мәктәптә бүгенге көндә 2 компьютер классы, башлангыч сыйныфлар өчен 4 мобиль класс (1 класста 30 нетбук һәм 120 флэшка), 26 мультимедияле проектор һәм экран бар. Дәресләрдә интерактив такталар да киң кулланыла башлаган, ә анысы биредә 7 данә. Спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек дәрәҗәдә, ишегалдындагы мәйданчыкка яңа пластик хоккей коробкасы кайтартылган...Тик шулай булуга карамастан, Норма авыл җирлегеннән 11 бала Балтач урта мәктәбенә, ә 35 бала гимназиягә йөреп укый. Киләсе елларга бу сан артмаячак дип, гарантия биреп булмый... Сәбәбе бик гади - БДИны рус телендә тапшырасы! Чөнки бистәдәге уку йортларында белем бирү рус телендә генә алып барыла. Татар җирлегендә яшәсәк тә рус телле сыйныфларга өстенлек бирелгән. Норма мәктәбенең педагогик коллективын да бу четерекле мәсьәлә зур кыенлыклар алдында калдырган. Ата-аналар, хәтта укучылар үзләре дә дәресләрне рус телендә тирәнтен аңлатуны сорап елдан-ел таләпләр куялар, рус телле класслар ачуны сорыйлар икән. Татар мәктәбе булгач, дәреслекләрнең дә программа буенча шул телдә басылганнары гына кайта, ә шулай да соңгы елларда химия, физика, математика, биология, җәмгыять белеме кебек төп фәннәрне, терминнарны укытучылар рус телендә укыта башлаганнар инде. Ә бу хезмәтнең укытучыдан өстәмә көч сарыф итүе һәркемгә мәгълүм. Шулай да гади авыл мәктәбендә татар телендә белем алуны кимсенеп кабул итәргә сәбәп юк. Әнә әлеге коллективның ел саен республика күләмендә үткәрелүче «Авылның йөз талантлы баласы» конкурсында җиңү яулардай укучылар әзерли алуына сокланырга кирәк. 2009нчы елда Диләрә Мөҗипова (укытучысы Алсу Габделбәрова), 2010да - Гөлшат Гайфетдинова (укытучысы Гөлүсә Нәсыйхова). Гөлшат 2010-2011нче уку елын районда БДИны иң югары нәтиҗәләргә тапшырган укучыларның берсе дә. Ә 2011нче елда «талантлы бала» исеменә мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Илфат Иосыпов ия булган (укытучысы Ләйсән Гатауллина). Илфат республика һәм Рәсәй күләмендә зур уңышлар китергән фәнни-эзләнү эшен тамашачыга тәкъдим итте (рәсемдә).
«Мәктәп тормышы белән һәркем хәбәрдар булырга тиеш. Электрон журнал, көндәлекләрнең гамәлгә керүен дә әти-әниләр бик хуплап кабул иттеләр. Әле алай гына да түгел, әти-әниләрнең балаларының укуларына карата тагын да игътибарлырак булулары сизелә башлады», -дип белдерде укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлүсә Нәсыйхова. Елдан-ел район, республика күләмендә үткәрелүче конкурс - фестивальләргә, фәнни конференцияләргә катнашучыларның саны арта бара. Укучылар белән беррәттән укытучыларның да активлыгы, һөнәри осталыгы үсә, камилләшә. Узган уку елында мәктәпнең химия һәм физика кабинетлары район күләмендәге конкурсларда I урыннарга лаек була. Шулай ук төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган укытучылар да байтак: Рәмзия Һадиева («Ел класс җитәкчесе», II! урын), Рим Гыйбадуллин («Ел укытучысы», III урын), Диләрә Гатауллина (педагог оештыручылар конкурсында I урын), Рида Ибраһимова һәм Рәмзия Һадие-валар Рәсәй күләмендә үткәрелгән «Педагогик инновацияләр» конкурсының I дәрәҗәле дипломантлары. Республика күләмендә уздырылган «Безнең иң яхшы укытучы» бәйгесендә катнашып, Равилә Гарипова, Гөлфия Җәләева, Роза Галиева, Рим Гыйбадуллин, Ләйсән Гатауллиналар җиңүче булса, ә тарих укытучысы Гөлсинә Зәкиева Рәсәй күләмендә үткәрелгән «Иң яхшы укытучы» бәйгесенең 100 мең сумлык грант иясе.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Шалаева исә үз чыгышында мәктәп тормышында булган тәрбияви чараларга тукталды, слайд-презентацияләр ярдәмендә якыннанрак таныштырды. «Дөнья һәм кеше» тәрбия концепциясенең төрле баскычлары турында кызыклы мәгълүматлар бирде. Аның докладын Балтач балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Фәридә Кәримова (инде 34 ел Норма мәктәбендә сәнгать мәктәбенең филиалы эшләп килә!), балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Эмиль Гарипов, «Замандаш» укучылар оешмасының 2004-2006нчы елларда президенты булган, ике югары белемле Ләйсән Низамиева чыгышлары, мәктәпнең «Сәламәтлек» укучылар театры куйган тамашасы һәм Инсаф Мәрдәновның моңлы җырлары тулыландырды. Әлеге чыгышларда мәктәп коллективының баланың төрле яклап камилләшүенә, лидерлык сәләте үсешенә зур өстенлек бирүе чагылды,
Мәктәп тормышын соңгы елларда иганәчеләр ярдәменнән, әти-әниләр булышлыгыннан башка күз алдына да китереп булмый. 30 ел гомерен шушы мәктәптә укучыларга белем бирүгә багышлаган, бүгенге көндә шәхси эшмәкәр Гөлсем Миңнебаева һәм ата-аналар комитеты рәисе Рифкать Хафизов чыгышларында бу хакта тулысынча яктыртылды. Әлеге җыен куелган максатларның үтәлешен тикшерергә, нәтиҗә ясарга, киләчәккә планнар корырга зур мөмкин лекләр бирә. Дәүләт тарафыннан кабул ителгән «Үтә алырлык мохит» («Доступная среда») һәм башка программалар буенча Норма урта мәктәбендә киләсе елларда ремонт эшләре үткәрелү көтелә. Әлеге үзгәртеп корулар һәммәсе дә заман таләпләренә җавап бирүнең нәтиҗәсе булып тора.


Рәсемдә: мәктәпнең «Урман кызы» драма түгәрәге республикакүләм «Сәламәтлек» театры конкурсының район этабы җиңүчесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: