«90 яшь икәненә ышанасым килми...»
Чепья авылында яшәүче хөрмәтле өлкәнебез Клара Галиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, шулай ук туганнары, авылдашлары котлады.
Клара апа кунакларга бүләкләр һәм котлаулар өчен рәхмәт белдереп, үз тормышы турында сөйләде. – Мин Кукмарада тудым, – дип башлады юбиляр сүзен. – Тик безгә республиканың күп кенә районнарында булырга һәм яшәргә туры килде, чөнки әтием партия райкомы секретаре иде, шуңа күрә аны төрле урыннарга эшкә җибәрделәр. Әни беркайда да эшләмәде, балалар тәрбияләү белән шөгыльләнде, чөнки без гаиләдә биш бала идек. Чепья мәктәбендә мин 8 сыйныф белем алдым, аннан соң ике ел Балтач мәктәбендә укыдым. Заманалар гади түгел иде, белемле кешеләрне бармак белән генә санарга мөмкин иде, шуңа күрә мине мәктәпкә пионервожатый булып эшләргә җибәрделәр. Менә шул вакыттан мин аңладым, балалар белән эшләү авыр булса да, әлеге эш миңа күңел рәхәтлеге бирә.
Клара апа шул чактан башлап гомерен балалар белән эшләүгә багышлый – берничә ел ул вакыттагы Чепья районы мәктәпләрендә эшли, ә аннары лаеклы ялга чыкканчы Казан шәһәренең балалар бакчаларында хезмәт куя һәм бервакытта да шушы юлны сайлавына үкенми.
– Мин гомерем буе балалар белән булдым. Аларны бик яраттым һәм эшемне бар күңелемне биреп башкардым. Хезмәт юлымның күп өлешен балалар бакчаларында эшләдем. Анда без сәламәтлекләре какшау булган, авыру балалар тәрбияләдек. Андый балаларга аерым наз, игътибар бирү кирәк бит һәм мин шундый булырга тырыштым да, – дип дәвам итә сүзен Клара апа.
Ләкин үзләренең генә балалары булмаган аларның. Клара һәм Самат Галиевлар бик матур гомер кичергәннәр, бер-берсен аңлашып, һәрчак бер-берсенә терәк-таяныч булып яшәгәннәр. Тик 2017 елда юбилярның тормыш иптәшенә инсульт булып, Самат абый бакыйлыкка күчкән.
– Чепьяга без пенсиягә чыккач, 20 ел элек күченеп кайттык, чөнки ирем тумышы белән шушы авылдан иде. Ирем үлгәннән бирле мин берүзем яшим, тик мин үземне ялгыз хис итмим, чөнки туганнар һәрвакыт хәл белеп, кайгыртып һәм ярдәм итеп торалар. Минем хакта онытмаганнары өчен рәхмәт аларга, – дип сөенә Клара Нуриевна.
Зәлия Фәйзрахманова тәрҗемәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев