Хезмәт

Бала — бәгырь җимеше

Яшерен түгел, газиз баласына да тиешле тәрбия, һәрхәлдә вакыт таба алмаган әти-әниләр аз түгел бүгенге көндә. Ә менә Балтач бистәсендә яшәүче Сәкинә һәм Мөнир Газизовлар үзләренең өч кызлары янына тәрбиягә бер ул да алганнар. Бу - чын мәгънәсендә, тормышчан батырлык үрнәге.

Реклама

Әлеге гаиләгә кунакка без юктан гына түгел, ә район опекунлык һәм попечительлек секторының бала хокукларын яклау буенча баш белгече Миңнәзия Габделхакова белән махсус бардык. Шул уңайдан, әйтер сүзебез дә Сәкинә һәм Мөнир Газизовлар гаиләсендә тәрбияләнүче 8 яшьлек Тимур Журавкин турында булыр. Әлеге гаилә 2007нче елда үзләренең өч кызлары янына дүртенчегә нәни генә 2 яшь тә 8 айлык Тимур исемле ир баланы тәрбиягә алалар. Буйга да кечкенә генә, әле теле дә ачылырга өлгермәгән, дөньяны яңа гына танып-белә башлаган бу малай Газизовлар нигезенә үзенең шатлык-сөенечләре, мәшәкатьләре белән килә. Тимур холкында башта курку, оялу, читенсенү кебек сыйфатлар өстенлек итсә, тора-бара яңа гаиләнең уңай энергетикасы үзенекен итә. Ул үзенә генә булган олы игътибарның һәм гаилә назының тирән мәгънәсенә әкренләп кенә төшенә башлый. Балалар бакчасына ияләндерү дә җиңелдән бирелми. Бистәнең беренче номерлы «Акчәчәк» балалар бакчасы коллективы, бигрәк тә төркем тәрбиячесе Әлфия Закирова тырышлыгы белән Тимур үз эченә бикләнгән баладан шаян, шук, хәрәкәтчән малайга әверелә. Гимназия бусагасын атлап кергәч, һөнәрләре тагын да артып китә. Тик, ни кызганыч, сәламәтлеге какшау гына һәр эшкә киртә салырга «ярата». Шул сәбәпле Сәкинә апа белән Мөнир абыйга йокысыз төннәр үткәрергә, хастаханә юлларын таптарга да шактый туры килә. Табиблар малайга «косоглазие» дигән диагноз куеп, операция ясатырга кирәклеген әйтәләр. Быел Газизовлар бу сынауны да уңышлы гына үтеп чыгалар. Бүгенге көндә Тимур күзлек кия, ләкин пыяла артында олы тормышка баккан самими күзләрендә якты хыяллар, зур өметләр чагыла аның. Тормышта «язмыш» дигән төшенчә кырыслыгы белән өстенлек итсә дә, шушындый яклаучысыз һәм гөнаһсыз булган сабыйларга карата Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтлелеген кызганмыйдыр, мөгаен. Һәр баланың да бит гаиләле булырга, ата-ана назына кинәнеп яшәргә тулы хакы бар!
Әнә, Мөнир әфәнде дә: «Үзебезнең кызлар үсеп буй җитте, ә кечкенә бала, бигрәк тә ир бала сөясе килү теләге күңелдә калды. Шуннан соң төпле бер фикергә килеп, уйлашып, киләчәгебез һәм юанычыбыз булыр дип, бала алырга булдык. Балаларны бик яратабыз. Оныгыбыз Мәрьям белән Тимур кечкенәдән бергә уйнап үсәләр - дуслар. Бер-берсен бертугандай якын күрәләр... Хатирәләргә бирелеп үткәнгә кайтып килим әле: Тимурны алып кайткан көн бүгенгедәй хәтердә. Башта яшь бала карагандай бар игътибар аңа булды. Кечкенә булгач, алдыбызга утыртып ашата идек...» Сәкинә ханым да тыйнак кына сүзгә кушыла: «Бала - бәгырь җимеше ул. Тимур улыбыз яшәвебезнең мәгънәсенә әверелде. Хәер, әти-әни болай да балалары өчен дөнья «көтә» инде ул. Бик авыр чаклары да, авырган вакытлары да онытыла бара. Аллаһыга шөкер, үзе дә сабыр бит ул», дип назлап Тимурның аркасыннан сыйпап куя.
Сәкинә апа - мөслимә ханым, нинди генә вакыйганы да акыл һәм иман белән хәл итәргә күнеккәне һәр гамәленнән күренеп тора. Тимур да әтисенең тырышлыгын, әнисенең сабырлыгын үзенә юлдаш итеп буй үсәр дип ышанып калыйк.
Сүземне Мөнир әфәнденең «алтын» сүзләре белән төгәллисем килә: «Бала - уенчык түгел ул, уйнап туйгач чыгарып атып булмый. Баланы дөрес итеп тәрбияләргә, үзеңә алмашчы булырлык итеп үстерергә кирәк. Ә приюттагы ятим балаларның карашларындагы сагыш, ачы күз яше йөрәкләрне теләрлек бит. Җир йөзендә үксез ятимнәр булмасын иде ул!»

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: