Хезмәт

Балтачта 16 гаиләдә тәрбиягә алынган 19 бала үсә

Тәрбиягә бала алу - уен-муен эш түгел. Чит берәүнең язмышын үз кулыңа алу, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык, үз балаң итеп ярата-кайгырта алу сәләте, миңа калса, бик-бик сирәкләрнең генә көченнән килә.

Уллыкка аласыңмы, тәрбиягәме яки опекунлык рәсмиләштерәсеңме, монысы мөһим түгел. Син бу гамәлеңне акылың белән уйлап, йөрәгең белән аңлап башкарырга тиеш.
- Райондашларыбыз нәкъ шулай эшли дә, - диде бу мәсьәләдә фикерен сорагач, район социаль опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Миннәзия Габделхакова. - Үзебез дә мондый теләк-ният белән килүчеләргә бөтенесен аңлатырга тырышабыз. Әлеге сөйләшүләрдән соң икеләнеп калучылар, ниятләреннән кире кайтучылар да бар. Ә ихласы белән тәвәккәлләүчеләрне бу сөйләшүләр куркытмый. Казанның Киров районындагы балалар йортында шимбә-якшәмбедә үткәрелә торган 80 көнлек уку сәгатьләрен дә авырсынмый үтә алар. Аннан әле балаларны ияләштерү өчен берәр-икешәр айга кунакка да алып кайталар. Кыскасы, бу процесс шактый озын, документлар әзерләдем дә, бетте түгел.
Бүгенге көндә районда 16 гаиләдә 19 тәрбиягә алынган бала үсә. Шуларның 14е башка районнарда туган булса, бишесе үзебезнеке. Уллыкка һәм опекунлыкка, гадәттә, туганнары, әби-бабайлары рәсмиләштерә. Районда 26 гаиләдә 31 бала уллыкка алынган булса, 68 балага опекунлык рәсмиләштерелгән.
Ятим калган, әти-әнисе аталык-аналык хокукларыннан мәхрүм ителгән сабыйларның районда, якыннары тәрбиясендә калуы кайсы яктан карасаң да бик мәрхәмәтле адым. "Без, гомумән, гаиләне саклау яклы, - дип дәвам итә Мннәзия ханым. - Эчкече әти-әниләрне мәҗбүри дәвалануга җибәрәбез, вакытлыча хокукларын чиклибез, уңай үзгәрешләр булса, хокукларын кире кайтарабыз. Кат-кат чаралар күреп, файдасы булмаганнар өчен генә соңгы адымга барабыз. 2012 елда шундый 8 әти-әни хокукыннан мәхрүм ителсә, үткән ел бу сан дүрткә кимеде, быелның өч аенда инде берәү хокукларыннан мәхрүм ителде.
Беркемгә дә сер түгел: соңгы елларда районда әниләр арасында эчкечелек киң таралды. Шул сәбәпле, өчәр-дүртәр баласыннан мәхрүм ителгән әниләр бар. Тагын шуны да әйтәсе килә, шөкер, моңа кадәр тәрбиягә алынган балалар арасында "ЧП"лар булмады, махсус органнарга исәпкә куелу очраклары да юк. Фәкать ике бала гына, гаиләләренә ияләшә алмыйча, кире китте. Шуны да онытырга ярамый: яңа гаиләгә, яңа шартларга күнегү, яраклашу бала өчен бик катлаулы процесс. Бу чорны өлкәннәр аеруча түземлек, зирәклек күрсәтеп үтәргә, баланың болай да җәрәхәтле җанына яңа яра ясаудан сак булырга тиеш".
Фото:http://www.gazeta.ru/social/2012/12/20/4900245.shtml

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: