Бар ул юньле кешеләр
Күп балалы һәм шул ук вакытта азкеремле гаиләдә тәрбияләнүче балаларның сәяхәтләргә йөрү өчен финанс мөмкинлекләре чикле булуын исәпкә алып, район социаль яклау бүлеге аларны республикабызның истәлекле, тарихи урыннары белән даими таныштырып барырга тырыша.
Күптән түгел әнә шундый ярдәмгә мохтаҗ мәктәп яшендәге 12 бала җөмһүриятебезнең Казан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда булып кайтты. Балалар биредә музей экспонатлары белән танышты, скульптор Ирина Андрееваның «Җылы көн» исемле киез басу күргәзмәсен тамаша кылды. Соңыннан күргәзмәне оештыручылар мастер-класслар үткәрде, һәр бала мөстәкыйль рәвештә нинди дә булса сәнгать «җимеше» тудырып карады. Күңелләре булган балаларга оештыручылар истәлекле бүләкләр өләште. Көн көтелмәгән сюрпризларга бай булды. Шулай ук музейны тамаша кылучы Марат (үзе турында мәгълүмат бирмәгән, бары исемен һәм Казанда яшәвен генә әйткән) балаларны кафега алып кереп, үз хисабыннан коктейль һәм пирожный белән сыйлаган.
Патриотик тәрбия бирү юнәлешендә балаларны Җиңү паркына да алып кергәннәр. Әлеге сәяхәттән балалар бик канәгать калган.
Сәяхәтнең иганәчеләре - эшмәкәрләр Артем Шәрәфетдинов, Венера Җәләева.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 22:11Коронавирус белән авырган балаларда сәламәтлекләренә бәйле проблемалар тапканнар Алар күбесенчә йокысызлык, күкрәк кысу, борын тыгылу, мускул һәм буыннар авыртуга зарланган.1300
-
25 февраль 2021 - 21:21Балтачта картинг ярышлары узачак. Кайчан? 28 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышлынган картинг ярышлыры уздырыла.5201
-
25 февраль 2021 - 20:11Һава температурасы һәм кан басымы: алар ничек бәйләнгән? Һава торышының кинәт үзгәрүенең сәламәтлеккә йогынтысы бар, ди табиблар.9801
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.6200
-
20 февраль 2021 - 08:25Газетаның 6нчы санында (19 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар42100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.105101
-
24 февраль 2021 - 10:46Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде 23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.68200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!65101
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика