Батыр солдатта янә кунакта
Исеме шигырьләргә салып, җыр итеп көйләрлек, гомер юлы кинофильмнарга төшерерлек Гани солдатка, ягъни Алан авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделгани Нәҗиповка 9 ноябрь көнне 95 яшь тулды.
Моннан 77 ел элек Курск шәһәре янында барган дәһшәтле сугышларда бер аягын югалткан, әмма яшәү өметен җуймаган, сугыштан кайткач тыныч тормышта да бер аяк белән тап-таза ир-атлар да тотынырга куркып торган эшләрне башкарып, пенсиягә хезмәт тәҗрибәсе белән чыгып, әле дә дөньякүләм сәясәт, хоккей ярышлары белән кызыксынып яшәүче олы хөрмәткә лаеклы ветеранны котларга килүчеләр бу юлы тагын да күп иде. Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, район хәрби комиссары Васил Вәлиев, район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, «Бөрбаш» җәмгыяте җитәкчесе Рафис Солтанов, авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина мөхтәрәм ветеранга дан җырлап, изге теләкләрен җиткерделәр, ә Габделгани ага исә янәдән сугыш хатирәләрен яңартты. Бик күңелле сөйли ул ил агасы, тыңлап туймаслык. Рәсәй Президенты Владимир Путинның да котлау хатын тыныч кына, ихласлык белән кабул итеп алды. Габделгани аганың җанында да, телендә дә тик бер теләк – бүтән беркайчан да сугыш афәтләре булмасын, авырлыклар күрергә язмасын. Оныкларына да ватанпәрвәрлек хисләрен сеңдереп үстерергә тырыша ул. Күркәм гаиләсендә, рәхәт тормышка шөкерана кылып яшәгән ветеранга барган саен сокланып, гыйбрәт алып кайтыла. Хәерле озын гомерләр Сезгә, Габделгани ага, камил акыл, ныклы сәламәтлек белән, кадер-хөрмәткә кинәнеп, дәвамлы бәхетле картлыкта яшәүләр насыйп булсын!
Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, район үсешендә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм күркәм юбилее уңаеннан, Габделгани Нәҗиповка Рәхмәт хаты тапшырды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 22:11Балтач чәкчәге ясау ысулы Бездә чәкчәк ваклыгы, нечкәлеге белән аерылып тора.6001
-
27 гыйнвар 2021 - 21:21Кер сабынының барлык файдасын да беләсезме? Белмәгән булсагыз, шаккатарсыз.10202
-
27 гыйнвар 2021 - 20:40Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән Бүгенгә республикада ковидтан 252 үлем очрагы теркәлгән.11401
-
26 гыйнвар 2021 - 13:24Ана теленә хөрмәт бакчадан башлана
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
25 гыйнвар 2021 - 08:40Газетаның 2нче санында (22 гыйнвар, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар26300
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар67000
-
25 гыйнвар 2021 - 14:46Районда табиб булып эшләүче төрек егете Сәидәхмәд Гаипназаров: «Казанга китү теләге юк, Балтачта рәхәт» Балтач районында бик күп милләт вәкилләре яши, хәтта төрек егете табиб Сәидәхмәд Гаипназаров та Балтачны сайлаган. Ординатура үткәндә Казанда калу мөмкинлеге дә була, 7 нче шәһәр хастаханәсендә үз кешегә әйләнеп өлгерә. Тик…121104
-
26 гыйнвар 2021 - 18:46Салкында өшегән балаларның хәлләре турында билгеле булды Алексеевск районы Кыркүл авылында 4 яшьлек кыз һәм бер яшьлек малайның салкында калып өшүе, соңрак аларның республика балалар клиникасына җибәрелүләре турында хәбәр иткән идек.77502
-
25 гыйнвар 2021 - 12:11Уч төбе хəтле генə фотосурəт күпме хатирəлəрне яңартты ...Əлеге фотога 42ел икəн. Уйлар үткəннəргə таба оча... Бүгенге белəн ул еллар арасы шактый булса да,мин аны кичəге кебек хəтерлим, хəтта тактага язган акбур исен дə аермачык тоям кебек.74606
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика