Хезмәт

Без битараф түгел

«Изгелек» («Святость») хәйрия фондының башкарган эшләре хакында райондашларыбыз газета аша һәрдаим хәбәрдар булып тора.

Реклама

Язмыш сынавы алдында калганнарга акчалата ярдәм итү тамчыдан күл җыелуга тиң дияргә кирәк. Шушы фондны тулыландыру өчен бик күпләр матди ярдәм күрсәтә. «ТР газлаштыру фонды» каршындагы капиталь төзелеш идарәсе һәм «Юлчы» җәмгыятьләре үзләре генә дә 50шәр мең сум акча керткән. Бу исә ярдәм итүчеләрнең бары икесе генә. Ә аларның саны бихисап. Кемнән, нинди максатка акчалар керүе, аларның нинди чыгымнарга тотылуы, шулай ук «Изгелек» («Святость») фонды турында тулырак мәгълүматлар белән http://baltasi.tatarstan.ru сайтының «Балтасинский благотворительный фонд «Изгелек» («Святость») бүлегендә танышырга мөмкин. Шулай ук сездән кергән тәкъдимнәрне дә теләп кабул итәбез.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: