Хезмәт

Биктәш гөсләчесе Зоя апа

Гөсләче Зоя апа Алексееваларга без юньле хуҗа этен дә чыгармастай буран котырган кичтә барган идек.

Тик аларга кереп, Зоя апа үзе белән бер яшьтәге унике кыллы гөсләсенә бер-ике кагылу белән салкын да, буран да онытылды, галиҗәнәп моң сихри дөньяга ияртеп тә китте.
Зоя түти үзе: «Дүртенчедә укыганда иске иләк кырларыннан әти ясап биргән иде, тузды инде гөсләм, гел уйнамагач, оста итеп уйнап та булмый,» - дисә дә, бу тансык моңны тасвирларга тел байлыгы гына җитми. Искиткеч нәфис тә, затлы-назлы да сихри авазлар йөрәкне назлый, әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә. Талгын йомшак җил сыман җанны иркәли. Заманында тикмәгә һәр концерт-конкурсның күрке, һәр мәҗлеснең яме булмаган бу уен коралы. Аның белән бергә Зоя апа да. «Авылда икәү идек без, - ди ул. - Пали тәтә (Пелагея Иванованы керәшен авылдашлары шулай дип йөртә) белән районда уйнамаган бер генә сәхнә дә калмагандыр, бик күп конкурсларда катнаштык. Берәр кая кунакка барсам да, үземнән калдырмадым. Уйнаганны тыңлаган өлкәннәр елый иде, шул ук гөсләгә яшьләр биеде дә. Ул капка төпләрендә уйнап-җырлап утырулар дисеңме? Берсе дә калмады…»
Әтисеннән Зоя апага бирелгән җыр-моңга сәләт аңарда гына туктап калмый: балаларына да күчә. Кызлары матур итеп җырласа, улы Илдус үз чорында авылда иң оста гармунчы була. Аның музыкаль сәләтенә ул чакта атаклы Рәгъдә Халитов та югары бәя бирә. Илдус сигезенчедә укыган елда ул Биктәш авылына Алексеевларны эзләп килә. «Әти аңа гөслә ясап бирде, ә без улым белән беребез гөсләдә, икенчебез баянда уйнадык, яздырып алып китте, бәлки ул аны радиодан да яңгыраткандыр, кызганыч, ишетмәдек, - дип сөйли Зоя апа. - Илдусның уйнавын ул бигрәк тә яратты, энем, сәләтеңне югалтма диде». Илдусның үзенең дә бөтен хыялы музыкант булу да... Тик 37 яшендә дүрт бала белән тол калган әнисен берьялгызы авылда ничек ташлап китсен? Китми Илдус. Гомер буе әнисенә терәк-таяныч, бөтен эштә кулалмаш була.
- Әтисе үлгәндә 9 яшьтә генә иде, бик иртә олыгайды. Бөтен эшне бергә эшләдек, бер икебез мунча күтәрдек, җылы абзарның сигез бүрәнәсенә кадәр икебез эшләдек, Илдусның буе җитми башлагач кына кеше чакырдык,- дип сөйли үзе дә эшкә бик батыр булган Зоя апа. Юклык белән көн күрсәләр дә, әни кеше улына гармун алып бирү чарасын да таба. Хәер, әни кеше генәме…
- Бүгенгедәй хәтеремдә, авыл кибетенә 26 сумлык гармун кайткан иде, әнине алыйк инде дип аптыратам. Карыйм, бер көнне Нина апага курчак алганнар. Аңа курчак алгансыз, миңа да гармун алыгыз, дип елыйм, - дип искә ала Илдус. - Шул арада апа яулыкка төреп гармун кыстырып кайтты»…
Сүзгә Нина апасы кушыла: «Энем елагач, түзмәдем, курчакны кибеткә кире илтеп бирдем дә, гармун алып кайттым, әни җайлап түләде аннары», - ди. Үзе дә сабыйлыктан чыкмаган кыз баланың энесе хакына үзе өчен бик кадерле булган курчактан баш тартуы күпне сөйли. Бу хакта бүген генә белгән Илдус: «Әле сина курчак алып бирәсе бар икән»,- дип шаярта. Югыйсә, ул гына түгел, барлык авылдашлары да белә: апасының бу игелеген әллә кайчан меңе белән түләде Илдус.
Әнисе кебек 37 яшендә берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән тол калган Нинага һәр эштә ярдәмче булды, күршедә генә яшәүче апасы тормышын да алып барырга булышты. Бүгенгәчә, бер булып яшиләр. Бер булу дигәннән, сабый чактан әнисе белән гел бергә эшләү хикмәтеме, әллә сәбәп башкадамы, инде ир уртасы булган Илдус бүген дә әнисе киңәше-фатихасыннан башка берни дә эшләми. «Без шулай гадәтләнгән инде, берәр нәрсә эшлисе булса, өстәл тирәли тезелеп утырабыз да, сөйләшәбез. Машина алыштырасы булса да, нәнә, нишлим, дип сорыйм мин», - ди Илдус. Бу йортка унбиш яшьтә килен булып кергән күрше кызы Галина да бу гадәткә тиз күнгән.
- Унбиш яшьтә беребез дә йорт-хуҗалык эшләрен эшли белми, киленегезне ничек һәммәсенә сабыр гына өйрәтә алдыгыз? - дип сорыйм Зоя ападан.
- Мактанып әйтүем түгел, шулай да гомер буе сабыр булдым мин. Унтугыз яшьтә ике әби, ике бабай, өч каенсеңел (!) булган йортка килен булып төштем, килешеп, әйбәт яшәдек. Шөкер, киленем белән дә сүзгә килгән юк. Алар мине олылый, мин аларның бер генә теләгенә дә каршы төшмим, нишлибез дисәләр дә, ярар, дим.
Тату яшәүгә берни дә җитми. Гаиләдәге татулык, миңа калса, күбрәк олы кешедән тора. Яшьләргә вакытында юл бирә белергә кирәк, аларның да үзләренчә яшиселәре килә бит. Үзең сабыр булсаң гына яшьләр дә сиңа карата сабыр була. Шөкер, янымдагыларны гына түгел, башка оныкларымны да үстерергә ярдәм итә алдым, шуңа күрә бүген бөтенесе әби, дип өзелеп тора...
Рәсемдә уңнан беренче Зоя апа Алексеева

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: